Чегәннәр яки рома — Һинд-Арий чыгышлы, традицион рәвештә күчмә халык. Күпчелек чегәннәр романи телендә сөйләшәләр, бу тамырлары санскритта булган Һинд-Арий теле. Романи тел берничә диалектка бүленгән һәм бу телдә сөйләшүчеләр 2 млн.нан артык. Романи телнең лексикасы Һинди һәм Пәнҗаби белән уртак, фонетикасы Марвари теле белән охшаш, әмма грамматикасы бәңгәл теленә якынрак.

Казанда XX гасырда чегәннәр Идел буе районында, Отары бистәсендә яши иделәр. Дин Күп чегән кешеләре христиан, башкалары мөселман; кайберәүләре борынгы Ватаннары Һиндстаннан борынгы Һинд дине ышануларын саклап калганнар, шул ук вакытта башкалар үз дини һәм сәяси оешмаларына ия. Соңгы вакытта Венгрия ромалары арасында Далит Буддачылык хәрәкәте йогынтысында Тһеравада Буддачылыгы популяр булып киткән.

Танылган чегәннәр

Нина Дударова — чегән шагыйрәсе, педагог, язучы һәм тәрҗемәче.

Сурәтләр галереясе

Дәвам итеп укырга мөмкин Poraimos Чегән Википедиясе Хиромантия Андрей Петров (1945) Романи Сербикани теле Cura Maxotin

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча халыклар Төркем:Чегәннәр Төркем:Һинд дине