Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина — татар шагыйрәсе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2010), Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова (2013, 2023), Кояш Тимбикова премияләре иясе (2017).https://minzifa.wixsite.com/minzifa-akhmetshina/about_herhttp://chistopol.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/389574.htm . С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе (2009). Бүгенге көндә Әлмәт Югары нефть мәктәбе (ВШН)да "Әдәби кунакханә"не җитәкли. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2017).
Тәрҗемәи хәле 1955 нче елның 10 нчы июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында туган. Аның беренче шигырьләре «Чистай хәбәрләре» газетасында басыла. 2001 нче елда Миңзифа Әхмәтшинаның «Мәхәббәт дастаны» дигән беренче китабы дөнья күрә. Анда аның шигырьләреннән тыш, ноталары белән җырлары да басылган. 8 китап авторы.
Танылуы Танылган эстрада җырчылары Хәния Фәрхи, Искәндәр Биктаһиров, Илназ Гарипов, Руслан Кираметдинов, Сәгыйть Гыйбашевлар аның җырларын халыкка ирештерделәр.
Иҗаты «Мәхәббәт дастаны», «Күңелем канаты», «Сары яулык», «И, хатын-кыз!», «Яшәгән, ди, кәбестә», «Табылдык», «Иңнәремдә ак җилкән», «Шәүлегән» исемле җыентыклар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 ― Рафаил Төхфәтуллин премиясе «Күңелем канаты» китабы өчен 2013 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Сары яулык» китабы өчен кызыксындыру премиясе 2017 ― Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия ― «Яшәгән ди кәбестә» китабы өчен 2017 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2023 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр җыентыгы өчен Милли китапханәдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырачаклар. Татар-информ, 4.10.2023 2025 — Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара Берлеге медале. 2026 — «Габдулла Тукай – 140 ел» истәлек медале — татар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән зур өлеше, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге үткәргән чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашуы өчен Әдип Маликовка 105 ел: «Әлмәтне милли шәһәр итеп саклап калуы - гаять зур казаныш». Интертат, 16.08.2026
Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары