Кримчи гыйбадәтханәләре Җәмму һәм Кәшмирдә Удһампур Районында җиде борынгы гыйбадәтханәнең комплексы. Ул Удһампурдан 12 км да Кримчи авылында урнашкан. Бу гыйбадәтханәләр төркеме бу урында Пандава Гыйбадәтханәләре буларак мәгълүм.
Тарихы Гыйбадәтханә мең елдан артык дип ышаныла. Һиндстанның Археологик Өйрәнүе буенча бу гыйбадәтханәләр безнең эраның 8-енче яки 9-ынчы гасырда төзелгән булган. (комплексның керүе янындагы тактада язылган). Гыйбадәтханәләр этаплап төзелгән булган. 6-ынчы һәм 7-енче номерлы гыйбадәтханәләр берничә гасыр элек җимерелгән дип фараз ителә.
Биредәге ышану буенча бу гыйбадәтханәләр Махабхарата Сугышының төп каһарманнары вакытына карый, яисә Джамму һәм Кашмирда хөкем сөргән соң Пандава династиясенә (Александр Каннингһэм фараз итүенчә).
Комплекс Комплекс дүрт зур һәм өч кече гыйбадәтханәдән тора. Төп гыйбадәтханә 50 фут биеклектә һәм Шива, Ганеша, Вишну һәм Парватига багышланган. Архитектурасы классик Кәшмир гыйбадәтханәләренә охшаш.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
"Krimchi Mansar Temple - Ancient Pandav Mandir - Udhampur Jammu - North India". YouTube. 15 March 2018. Retrieved 27 March 2019.
Төркем:Һинд дине Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре