Мирсәет Сөнгатуллин, Мирсәет (Мирзәет) Определены кандидаты на соискание Госпремии имени Габдуллы Тукая в 2010 году . ТР мәдәният министрлыгы сайты Миншәһит улы Сөнгатуллин (1953 елның 25 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Татар Борнае) — җырчы (лирик баритон), РФ атказанган (2009), Татарстанның халык (1998) артисты. Әлки районының мактаулы ватандашы (2010).
Тәрҗемәи хәле 1953 елның 25 июлендә Әлки районы Татар Борнае авылында алты балалы гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Әтисе — Миншәһит, әнисе — Миңнегөл, Спас районы Чәчәкле авылыннан. Мирсәет Сөнгатуллин җырга мәхәббәтне әнисеннән күчкән, дип саный. Радиодан Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Илһам Шакировны тыңлап үсә. Сәхнәгә беренче кат 1965 елның 29 октябрендә, Комсомол көнендә чыга — баянсыз гына Фәтхерахман Әхмәдиевның «Чистай вальсы»н башкара. Авыл һәм район сәхнәләрендә җырлап, төрле бәйгеләрдә катнашып, мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка укуханәсенә укырга керә, ләкин анда укый алмый. Дербышкидагы 33нче һөнәри-техник укуханәдә ташчы һөнәрен үзләштерә. Укуны тәмамлагач, бер ел төзелештә эшли, Казанда йортлар сала. Чехословакиядә хәрби хезмәт үтә. Армиядән соң, Татар дәүләт филармониясенең концерт бригадасында эшләп ала. Яр Чаллыга, КамАЗга килеп, төзелешкә урнаша. Автокранчы һөнәренә укый. Көндез автокран угы белән идарә итә, кичен «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә җырлый.
Чаллы Сабан туенда «Тәфтиләү»не җырлаганын Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов ишетә. Аның чакыруы буенча Казанга килеп, консерваториянең вокал бүлегендә Идеал Ишбүләков классында укый. Консерваторияне «опера-концерт җырчысы, укытучы» белгечлеге буенча тәмамлый. Диплом алгач, 1984 елдан Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Концерт бригадасы белән ил буйлап йөри. Гаиләсе белән Мәскәүдә яши, Казанда эшли. Аннары Мәскәү өлкәсе филармониясенә эшкә урнаша. Музыкант Рифкать Сәйфетдинов белән «Бәйрәм» ансамбле оештыра (1986—1989 еллар). Анда Равил Харисов белән бергә җырлый. Эстрада һәм татар халык җырларын башкаралар. Ансамбль Советлар Берлегендә, чит илләрдә татарлар яшәгән төбәкләрдә бик тиз популярлаша.
1989 елның көзендә Минтимер Шәрип улы Шәймиев чакыруы буенча Казанга кайта. Гаиләсенә ике бүлмәле фатир бирәләр. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый, аннары «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күчә.
Мирсәет Сөнгатуллинның репертуарында халык җырлары да, композиторлар әсәрләре дә бар: «Эскадрон», «Уел», «Тәфтиләү», «Шәле тәрәзәләре», «Әлкием», «Алимәкәй» һ. б. Онытыла барган татар композиторларының җырларын концертларына кертергә тырыша. Иҗатында үзе көйгә салган җырлар да шактый.
2010 елда Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгәнИзвестны кандидаты на премию Тукая 2010 года. Тукай дөньясы
Гаиләсе Хатыны Кадрия Госман кызы, чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районыннан. Мәскәүдә никахлашканнар. Уллары Алмаз, Мәскәү консерваториясен тәмамлаган опера җырчысы (драматик баритон)Мирсаит получил признание в России. Без Борнайлар, 07.06.2011, Мәскәүнең яңа опера театрында эшли.
Кызыклы факт Иң күп санда татар халык җырларын дискта яздырып, рекордчы була: 2016 елда 205 татар халык җыры һәм мөнәҗәтен туплап диск чыгара. Әлеге дискны тыңлау өчен 14 сәгать вакыт кирәк. Исеме РФ һәм Бөтендөнья рекордлар китапларына кертелгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1995 — Татарстанның атказанган артисты 1998 — Татарстанның халык артисты 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2009 — «Әл-Фәхр» ордены 2009 — РФ атказанган артисты 2010 — «Әлки районының мактаулы ватандашы» 2019 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (ТР) — «музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» Әлки районында туып-үскән танылган җырчы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. «Әлки хәбәрләре», 9.01.2019 Хөрмәтләү Әлки районы үзәге Базарлы Матакта аның исеме белән аталган яңа урам барАзат Низамиев. ТРның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллинның яңа китабы чыкты. «Әлки хәбәрләре», 22.06.2024 Әлки районы башлыгы Мирсәет Сөнгатуллинга аның исемендәге урамны ачарга тәкъдим итте. Татар-информ, 22.06.2024.
Искәрмәләр
Әдәбият Рифкать Бикчура. Халык җырчысы. «Сәхнә», 2018 ел, 18 июль.
Сылтамалар
Татар халык җырлары – тормышым мәгънәсе. Бөтендөнья татар конгрессы сайты Мирсәет Сөнгатуллин. Вконтакте Илүзә Зарипова. Борнайның асыл җырчысы – Мирсәет Сөнгатуллин. infourok.ru
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Русиянең атказанган артистлары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Баритоннар Төркем:Әлки районының мактаулы гражданнары