Амрита (Санскрит телендә: अमृत}}, IAST: amṛta), Амрит яки Амата (шулай ук Судһа, Амий, Ами дип атала) турыдан-туры мәгънәдә "үлемсезлек" дигән сүз һәм борынгы Һиндстан текстларында аны еш нектар дип атыйлар. "Амрта" этимологик яктан Грек теле сүзе амброзиягә якын.Walter W. Skeat, Etymological English Dictionary and carries the same meaning."Ambrosia" in Chambers's Encyclopædia. London: George Newnes, 1961, Vol. 1, p. 315. Ул беренче мәртәбә Ригведада очрый, ул анда дэваларның эчемлеге соманың берничә синонимнарның берсе булып тора.

Амрит сүзенең төрле Һиндстан диннәрендә төрле әһәмияте бар. Амрит шулай ук Сикхлар һәм Һиндулар өчен киң таралган исем булып тора, ә аның хатын-кыз исеме формасы булып Амрита тора. Традицион ир кеше исеме булып Амритһ тора, ә хатын-кыз исеме Амритһа.

Һинд дине

Амртага кабат-кабат дэвалар эчемлеге турында кебек сүз йөртәләр, ул үлемсезлек бирә. Шуңа да карамастан, нектар чын үлемсезлекне бирми: моның урынына дэвалар аны эчеп югарырак дәрәҗә белем һәм куәткә ия булалар, алар аны олы фикер иясе Дурваса каргышы нәтиҗәсендә югалтканнар.

Амрта самудра мантһан риваятендә очрый, анда олы фикер иясе Дурваса каргышы нәтиҗәсендә дэваларның үлемсезлеген югалтулары тасвирлана. Көндәшләре асуралар ярдәмендә дэвалар океаннан май яза башлаганнар һәм (башка экстраординар объектлар һәм мәхлукатлар арасында) амртаны чыгарганнар.

Әйтелгәнчә кайвакыт амрта Һинд дине Ходайлары потларында формалаша, яки агып төшә. Табынучылар бу матдәне эчеп карыйлар һәм ул татлы, әмма балга яки шикәр суына охшамаган.

Амрта океаннан май язудан пәйда булган ундүрт хәзинәнең соңгысы булган һәм дэваларның табибы Дханвантариның чүлмәгендә булган.

Искәрмәләр

Чыганаклар Dallapiccola, Anna L. Dictionary of Hindu Lore and Legend.

Тышкы сылтамалар

Ayurvedic Rasayana - Amrit Immortal Boons of Amrit and Five Kakars Depictions in stone at Angkor Wat and Angkor Thom (Cambodia) of how the gods dredged amrit from the bottom of the ocean https://web.archive.org/web/20110110035820/http://earthrites.org/magazine_article_crowley.htm https://web.archive.org/web/20110707061343/http://www.20kweb.com/etymology_dictionary_A/origin_of_the_word_ambrosia.htm

Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине төшенчәләре Төркем:Прасад