Галиябану — күп мәгънәле сүз. Галиябану — татар хатын-кызлары исеме. «Галиябану» — татар халык җыры (Тәрәзә төбем каты бал / ашыйсың килсә ватып ал...) «Галиябану» (беренче исеме «Сәгъдәтбану») — Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы (1916). «Галиябану» — 1917 елдан татар театрлары тарафыннан күп мәртәбәләр сәхнәләштерелгән спектакль (музыкаль драма). «Галиябану» — симфоник сюита (1933). Композитор Александр Ключарев. «Галиябану» — опера (1940). Композитор Мансур Мозаффаров.