Бөтендөнья уйгыр конгрессы, БУК, Дөнья уйгыр корылтае (, уйгыр латин язуында: Dunya Uyghur Qurultiyi, ) — мөһаҗирлектәге уйгырларның халыкара оешмасы. Кытайның Шенҗаң-Уйгыр автономияле районы (Көнчыгыш Төркестан) эчендә, шулай ук Көнчыгыш Төркестаннан читтә дә уйгыр халкы мәнфәгатьләрен якларга омтылаEthnic Clashes In China Continue As White House Calls For Restraint (Кытайда этник бәрелешләр дәвам итә, Ак Йорт сабырлыкка чакыра). allheadlinenews.com July 7, 2009. Бөтендөнья уйгыр конгрессы үзен көч кулланусыз һәм тыныч хәрәкәт буларак тасвирлый һәм тоталитаризм, дини түземсезлек һәм терроризмнан баш тарту өчен чыгыш ясый Uighur Militants (Уйгыр сугышчылары). globalsecurity.org. Конгресс (АКШ) тарафыннан өлешчә финанслана.

Кытайда БУК «террористлар оешмасы» дип рәсми рәвештә танылган Political Background. UAA China says international extremists backing terrorism in Xinjiang (Кытай халыкара экстремистлар Синьцзянда терроризмга ярдәм итә, ди). channelnewsasia.com, 09.01.2007.

Тарих Уйгыр җәмгыятьләренең күп өлешен берләштергән беренче уйгыр оешмасы 1992 елның декабрендә Истанбулда оештырыла һәм Көнчыгыш Төркестанның Милли Конгрессы дип атала. 1998 елның декабрендә Истанбулда кырыктан артык уйгыр лидеры һәм 18 илдән якынча 300 уйгыр җәмгыяте вәкиле катнашында әлеге оешма Көнчыгыш Төркестан Милли Үзәге (КТМҮ) дип үзгәртелә. Башта КТМҮ штаб-фатиры Төркиядә була, әмма Кытай басымы астында, КТМҮ Мюнхенга күчкән.

2004 елның 16 апрелендә КТМҮ «Бөтендөнья уйгыр конгрессы» итеп үзгәртелә, ул уйгырларның барлык төркемнәрен, шул исәптән Американың уйгыр ассоциациясен () һәм Уйгыр яшьләре конгрессын берләштерә.

Җитәкчелек 2004—2006 елларда — Әркин Алыптәкин (). 2006— 2017 елларда — Рабия Кадир () 2017 елдан — Долкун Әйса (

Максаты Уйгырларның бай мәдәниятен саклап калуга һәм чәчәк атуына ярдәм итү. Уйгыр халкының үз сәяси киләчәген билгеләү өчен тыныч, демократик чараларны кулланырга хокукын хуплау. Көнчыгыш Төркистанда (Кытайның Шенҗаң-Уйгыр автономияле районы) уйгырлар һәм җирле халык төркемнәре өчен Кеше хокуклары өлкәсендә шартларны яхшырту.

Оешма эшчәнлеге КХРда һәм аннан читтә уйгырларның хокукларын бозу мониторингы алып бара. БМО, Европа шурасы (Кеше хокуклары буенча комитетны да кертеп) кебек халыкара оешмалар эшендә актив катнаша. БУК шулай ук Кытай коммунистлар фиркасен кискен тәнкыйтьли. Сөргендәге Тибет хөкүмәте, Кытай диссидентлары, хокук саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Оешманың Австралия, АКШ, Бөекбритания, Төркия, Бельгия, Канада, Нидерландлар, Кыргызстан, Швециядә һәм башка илләрдә вәкиллекләре бар.

Галерея БУК төрле илләрдә оештырган теләктәшлек акцияләре

Сылтамалар Uyghur American Association (UAA)

Искәрмәләр

Төркем:Халыкара оешмалар Төркем:Сәяси оешмалар Төркем:Уйгырлар Төркем:Көнчыгыш Төркистан Төркем:2004 елда нигезләнгән оешмалар Төркем:Сепаратизм