Балык Бистәсе — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — шәһәр тибындагы бистә (федераль классификатор буенча). Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 7590 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 73,58%, урыслар — 24,64%, башка халыклар — 1,41%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,37%.
Мәгариф Балык Бистәсендә техникум, урта мәктәп, гимназия, балалар иҗат үзәге, Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 5 балалар бакчасы эшли (2017). Мәдәният Туган якны өйрәнү музее Инфраструктура Балык Бистәсендә «Слобода Арена» боз сараенда зурлар һәм балалар өчен шөгыльләнү төркемнәре эшли (2020 елда ачылган). Чаңгы базасы бар. Кама яры буе (Набережная) — “Мәдәният” (җыр-бию сәхнәсе), “Белем бирү”, “Спорт”, “Балык тоту”, “Кечкенәләрнең уен кыры” һәм башка төрле тармак мәйданчыклары белән тулы. Караңгы төшүгә төрле төстәге фонарьлар кабына. Кама елгасы аша салынган күпер бик ачык күренә. Үзәк мәчет янында ял итү урыны (2020 елда ачылган). Ленин бабай скверына янәшәдә генә Геройлар аллеясы (2020 елда ачылган). Спорт Монда туганнар Сергей Чебнёв (1979―2024), подполковник, Россия Федерациясе Герое (2025, үлгәннән соң).
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1893-02-26 Константин Сотонин Икенче Казан ирләр гимназиясе фәлсәфәче Казан (Идел буе) федераль университеты 1944 1900-06 Sergey Kiligin 1967-01-12 1913-07-10 Сергей Павлов слесарь 1980-12-18 1929-08-10 Геннадий Бухарин каноэда ишүче Gennady Bukharin 2020-11-03 1935-04-01 Роберт Әхмәтҗанов шагыйрьжурналистәдәби тәнкыйтьче Robert Akhmetzyanov 2008-05-13 1979-03-06 Сергей Чебнёв Казан югары хәрби башлыклар уку йорты офицер 2024-08-18
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан шәһәр тибындагы бистәләре Төркем:Татарстан район үзәкләре