Фәрәҗ Кара улы Караев (19 декабрь 1943, Бакы, Азәрбайҗан ССҖ, ССРБ ) — Азәрбайҗан көйязары, Азәрбайҗан халык артисты (2018), Мәскәү дәүләт консерваториясенең профессоры (1998). Вакытлыча Казан дәүләт консерваториясендә укыткан.
Тормыш юлы
1943 елның 19 дикәберендә азәрбайҗан көйязары Кара Караев гаиләсендә дөньяга килә. 1966 елда үзенең атасы классы буенча Азәрбайҗан дәүләт консерваториясенең композиция факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. Шунда ук атасы классы буенча аспирантурага да 1971 елда ирешә. 1966-2003 елларда Азәрбайҗан дәүләт консерваториясендә композиция, полифония, инструментовка фәннәрен укыта. 1980—1994 елларда ВаКаRА-ENSEMBLE (Бакы) җитәкчесе. 1991 елдан башлап Мәскәү һәм Бакыда яши. 1991—1992 елларда А. Крупп исемендәге мәдәният бүләгенә (Эссен, Германия) лаек була. 1994 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә. 1995 елдан алып Yeni Musiqi берләшмәсенең президенты. 1999 елдан алып - Мәскәү дәүләт консерваториясенең музыка теория бүлеге профессоры, инструментламә курсын алып бара. 1994—1996 елларда Заманча музыка берләшмәсенең (АСМ) вице-президенты. 2003-2005 елларда Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлеге профессоры. 2018 елның 27 маенда Азәрбайҗан Президенты тарафыннан Азәрбайҗан халык артисты исеме бирелә.
Гаилә
Зөләйха - апасы.
Адҗар - улы, педиатр булып эшли. Мәдинә - кызы, Мәскәү телевидение институтын тәмамлаган.
Искәрмәләр
Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Төркем:Азәрбайҗанның халык артистлары Төркем:Бакы дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Азәрбайҗан композиторлары