Һейдәр мәчете () — Азәрбайҗан башкаласы Бакы шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Азәрбайҗанның 1993—2003 еллардагы президенты Һейдәр Әлирза улы Әлиев (1923—2003) хөрмәтенә аталган. Һейдәр мәчете — Кавказдагы иң зур мәчетләрнең берсе Һейдәр мәчетенә имам һәм ахун билгеләнде. lent.az, 22.01.2016.
Тарихы
Һейдәр Әлиев чорында Азәрбайҗанда 500дән артык мәчет төзелгән. Һейдәр Әлиев истәлегенә мәчет төзү карарына Һейдәр Әлиевның улы, Азәрбайҗан президенты (2003 елдан) Илһам Әлиев 2012 ел уртасында кул куя. Төзелеш эшләре 2012 елның сентябрендә башлана, 2014 елның азагында тәмамлана. 2014 елның 26 декабрендә мәчет тантаналы ачыла. Тантанада РФнең Төньяк Кавказ республикалары мөфтиләре шурасы (Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге) рәисе мөфти Исмаил Бердыев катнашаИлһам Әлиев Бакыда Һейдәр мәчете ачылышында катнашты. president.az, 26.12.2014.
Кавказ мөселманнары идарәcе мәчеткә сөнни мәзһәбе имамы итеп Хафиз Аббасовны, шигый мәзһәбе ахуны итеп Рүфәт Гараевны билгели, әмма мәчеттә дини җәмгыять төзелми. Башка мәчетләрдән аермалы буларак, Һейдәр мәчете Һейдәр Әлиевкә багышлап төзелгән комплекс нигезләмәсе нигезендә идарә ителә «Heydər» məscidi dini icmasız fəaliyyət göstərəcək. lent.az, 26.01.2016.
Тасвирлама Мәчетнең (әйләнә-тирәдәге территория белән) мәйданы 12 мең квадрат метр, мәчет бинасының мәйданы 4 200 квадрат метр. Бина Ширван-Апшерон архитектура мәктәбе стиленә охшатып эшләнгән таш белән тышланган. 4 манарасы, 2 гөмбәзе бар. Манаралар 95 метр биеклектә. Төп гөмбәзнең биеклеге 55 метр, икенче гөмбәзнең биеклеге 35 метр. Галерея
Сылтамалар Азәрбайҗан Президенты Илһам Әлиев Бакыда Һейдәр мәчете ачылышында катнашты. azertag.az, 26.12.2014 В Баку открыли мечеть Гейдара. mir24.tv, 26.12.2014 Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2014 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:Шигый мәчетләре Төркем:Бакы мәчетләре Төркем:Һейдәр Әлиев хөрмәтенә аталган объектлар