Реинкарнация ул биологик үлемнән соң мәхлукатның физик булмаган асылы башка физик формада фәлсәфи яки дини концепция. Ул шулай ук янә туу яки трансмиграция һәм циклик булуның Самсара доктринасының өлеше булып тора.
Реинкарнация Һинд диннәренең үзәк концепциясе булып тора, атап ук иткәндә Җәйничелек, Буддизм, Сикхчылык һәм Һинд дине, гәрчә тормыштан соң тормышка ышанмый торган Һинд дине төркемнәре бар. Ул Ортодоксаль Яһүдилекнең күп агымнарында бар (төрле формаларда) һәм Төньяк Америка Асаба Халыкларының кайбер ышануларындаGananath Obeyesekere, Imagining Karma: Ethical Transformation in Amerindian, Buddhist, and Greek Rebirth. University of California Press, 2002, page 15. һәм кайбер Асаба Австралиялеләр ышануларында бар (шул ук вакытта күбесе тормыштан соң тормышка яки рухи дөньяга ышаналар).Crawley Янә туу/метемпсихозга Грек тарихи фигуралар ышанганнар, мәсьәлән, Пифагор, Сократ һәм Платон тарафыннан.see Charles Taliaferro, Paul Draper, Philip L. Quinn, A Companion to Philosophy of Religion. John Wiley and Sons, 2010, page 640, Google Books Бу шулай ук хәзерге төп диннәрендә ышану булып тора. Христианлык һәм Ислам да күпчелек деноминацияләрдә шәхесләр реинкарнацияләвенә ышанмасалар да, бу диннәрдә билгеле төркемнәр реинкарнация турында сүз алып баралар; бу төркемнәргә мэйнстрим тарихи һәм хәзерге Катаризм, Аләвиләр һәм Друзлар керә һәм шулай ук Розенкрейцерлар керә.Бу секталар һәм ышанулар арасында реинкарнация турында тарихи бәйләнешләр Неоплатонизмның, Орфизмның, Герметицизмның, Манихеанизм һәм Рим эрасының Гностицизмының хасияте булган, һәм шулай ук Һинд диннәрнең хасияте булган һәм күптән түгел фәнни өйрәнүнең темасы булган.Борынгы Грек һәм Һинд фәлсәфәсенең үзара әһәмияте турында күптән түгел әһәмиятле эш ул Томас МакЭвиллейның The Shape of Ancient Thought әсәре. Соңгы унъеллыкларда, күп Аурупалылар һәм Төньяк Америкалылар реинкарнациядә кызыксыну уяткан, һәм күп хәзерге эшләрдә бу искә алына.
Концептуаль билгеләмәләр «Реинкарнация» сүзе Латин сүзеннән алынган, турыдан-туры мәгънәдә ул, «иткә янә керү» булып тора. Грек эквиваленты булып метемпсихоз (μετεμψύχωσις) булып тора, ул meta (үзгәреш)тән һәм empsykhoun-нан алынган (җанны шунда кертергә),metempsychosis, Etymology Dictionary, Douglas Harper (2015) бу төшенчә Пифагорга карый.Carl Huffman (2014), Pythagoras, 4.1 The Fate of the Soul—Metempsychosis Stanford Encyclopedia of Philosophy, Stanford University Альтернатив төшенчә ул бер тәннән икенчесенә күчеше мәгънәсендә трансмиграция булып тора. Реинкарнация һәрбер кешенең аспекты (яки кайбер мәдәниятләрдә барлык җан ияләрнең) үлемнән соң дәвам итә, бу аспект җан, яки акыл яки аң яки берәр нәрсә транцендент булып тора, ул булуның үзара бәйләнешле аспектында янә туа; трансмиграция ышануы мәдәнияткә карап үзгәрә, һәм алар яңа туган кешеләр формасында, яки хайван, яки үсемлек, яки рух итеп яки башка кеше булмаган булуның патшалыгында мәхлукат булып чагыла. Бу төшенчә хәзерге фәлсәфәчеләр, мәсьәлән, Курт Гөдел тарафыннан кулланылган булган һәм Инглиз теленә кергән булган. Башка Юнан теле төшенчәсе кайвакыт синонимик рәвештә палинегpaлингенезис буларак синонимик рәвештә кулланыла, ягъни «янә туырга».
Янә туу ул төп Һинд диннәрендә табылган төп концепция булып тора, һәм төрле төшенчәләрне кулланып турында аның турында сүз алып барыла. Пунарджанман (Санскрит телендә: पुनर्जन्मन्) мәгънәсендә «янә туу, транс-күчеш». Реинкарнация турында борынгы Һинд дине, Буддачылык һәм Җәйничелек Санскрит текстларында сөйләшелә, һәм күп альтернатив төшенчәләр бар, мәсьәлән, punarāvṛtti (पुनरावृत्ति), punarājāti (पुनराजाति), punarjīvātu (पुनर्जीवातु), punarbhava (पुनर्भव), āgati-gati (आगति-गति, Пали текстында уртак), nibbattin (निब्बत्तिन्), upapatti (उपपत्ति), һәм uppajjana (उप्पज्जन). Бу диннәрдә ышанылганча, бу реинкарнация циклик һәм чиксез Самсара булып тора, бу берәү бу циклны бетереп азат ителүгә китерүче рухи аңлауга ирешкәнче. Реинкарнация концепциясе Һинд диннәрендә «максатсыз күчешләрнең циклы, дөньяви тормышта йөрү булып тора», алар реинкарнацияләр циклыннан азат ителүне иң соңгы рухи максат итеп таныйлар һәм азат ителүне мокша, нирвана, мукти һәм кайвалья.Klaus Klostermaier, Mokṣa and Critical Theory, Philosophy East and West, Vol. 35, No. 1 (Jan., 1985), pages 61-71Norman E. Thomas (April 1988), Liberation for Life: A Hindu Liberation Philosophy, Missiology, Volume 16, Number 2, pp 149—160;Gerhard Oberhammer (1994), La Délivrance dès cette vie: Jivanmukti, Collège de France, Publications de l’Institut de Civilisation Indienne. Série in-8°, Fasc. 61, Édition-Diffusion de Boccard (Paris), , pages 1-9 Шулай да, Буддачылык, Һинд дине һәм Җәйничелек традицияләр борынгы заманнардан бирле аерылып торганнар, аларның фаразларында һәм нәрсә реинкарнацияләүгә карашларда, ничек реинкарнация пәйда була һәм нәрсә азат ителүгә китерә. Гилгул, Гилгул нешамот яки Гилгулей Ха Нешамот (Иврит телендә: גלגול הנשמות) ул Каббала Иудаизмында реинкарнация концепциясе, ул күбесенчә Ашкенази Яһүдиләре арасында Идиш телендә әдәбиятта бар. Гилгулның мәгънәсе «цикл» һәм нешамот «җаннар». Каббалистик реинкарнациядә әйтелгәнчә кешеләр бары тик ЙҺВҺ/Эйн Соф/Илаһ шулай карар кылса реинкарнацияли. Гарәп телендә реинкарнация турында сүз алып барганда, мөгаен, тәнәсух сүзен кулланырга буладыр.
Тарихы
Килеп чыгышы
Реинкарнация төшенчәсе килеп чыгышы билгеле түгел. Теманың Һиндстан фәлсәфи традицияләрендә пәйда була. Греция Пре-Сократлары реинкарнация турында әңгәмә корганнар, һәм Кельт Друидлары шулай ук реинкарнация доктринасы турында мәгълүмат биргән.Диодор Сицул өйрәткәнчә Друидларга Пифагор тәгълиматы йогынты ясаган булырга мөмкин булган. Диодор Сицулус, v.28.6; Hippolytus Philosophumena i.25.
Иртә Һинд дине, Җәйничелек һәм Буддизм Реинкарнация фикере, Самсара, иртә Ведик диннәрдә булмаган.A.M. Boyer: Etude sur l’origine de la doctrine du samsara. Journal Asiatique, (1901), Volume 9, Issue 18, S. 451—453, 459—468Yuvraj Krishan: . Bharatiya Vidya Bhavan, 1997, Реинкарнация фикеренең тамырлары соң Ведик чорның Упанишадаларында (якынча безнең эрага кадәр 1100 — 500 елга кадәр), бу Буддага һәм Махавирага кадәр. Туу һәм үлем концепцияләре, самсара һәм азат ителү өлешчә безнең эрага кадәр беренче меңьеллык уртасында барлыкка килгән.Flood, Gavin. Olivelle, Patrick. 2003. The Blackwell Companion to Hinduism. Malden: Blackwell. pg. 273-4. «The second half of the first millennium BCE was the period that created many of the ideological and institutional elements that characterize later Indian religions. The renouncer tradition played a central role during this formative period of Indian religious history….Some of the fundamental values and beliefs that we generally associate with Indian religions in general and Hinduism in particular were in part the creation of the renouncer tradition. These include the two pillars of Indian theologies: samsara — the belief that life in this world is one of suffering and subject to repeated deaths and births (rebirth); moksa/nirvana — the goal of human existence…..» Гәрчә моның туры шәһадәтләре булмаса да, Ганга Үзәне яки Көньяк Һиндстанның Дравид халкының традицияләре реинкарнация ышануларының теләсә нинди иртә чыганагы буларак тәкъдим ителгән булган.
Иртә Ведаларда Карма доктринасы һәм янә туу искә алынмый, әмма тормыштан соң булу ышануы искә алына. Буддага һәм Махавирага кадәр булган иртә Упанишадаларда бу фикерләр гомуми рәвештә үстерелгән булган.A.M. Boyer (1901), Etude sur l’origine de la doctrine du samsara, Journal Asiatique, Volume 9, Issue 18, pages 451—453, 459—468 Тәфсилле тасвирламалар беренче мәртәбә безнең эраның 1-енче меңьеллыка барлыкка килгәннәр, Буддачылыкны, Җәйничелекне һәм Һинд дине фәлсәфәсенең төрле мәктәпләрен кертеп, аларның һәрберсе гомуми принципка уникаль тасвирлама биргән.
Хәзерге заманга кадәр Җәйничелекнең борынгы текстлары Маһавирадан соңрак чорга карый, алар безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллыкның соңгы гасырлардан булуга охшаш, һәм анда киң итеп янә туу һәм карма доктриналары искә алына. Җәйничелек фәлсәфәсендә расланганча җан (Җәйничелектә Җива, Һинд динендә Атман) бар һәм мәңге, ул транс-күчеш һәм янә туу цикллары аша уза. Иртә Җәйничелек текстларында үлемнән соң яңа тәнгә реинкарнация шунда ук була дип раслана. Җыелган кармага карап, янә туу я олырак, я түбәнрәк тән формасында була, я күктә, я тәмугъта, яки җир патшалыгында. Бернинди даими форма да даими булып тормый: һәрберсе үлә һәм дәвам итеп реинкарнацияли. Реинкарнациядән соң азат ителү (kevalya) мөмкин, берәүнең җанының кармик аккумуляцияләрен бетереп. Җәйничелекнең иртә стадияләрдән алып, кеше үлемлеләрдән иң олы җан иясе, аның азат ителергә потенциалы бар, аеруча аскетизм аша.
Иртә Буддизм текстларында Самсара доктринасының өлеше буларак янә туу турында сүз алып барыла. Биредә булуның табигате «газаплар тулы тормыш, үлем һәм янә туу циклы, башсыз һәм ахырсыз». "Буддизм доктринасында әйтелгәнчә нирванага ирешкәнче, мәхлукатлар янә туу һәм янә үлем аша барырга тиеш, аларның наданлыгыннан һәм нәфестән чыгып, шулай итеп карма орлыкларын барлыкка китерем. Шулай ук булу тәгәрмәче турында сөйләнә («Бхавачакра»), еш Буддизм текстларында «пунарбһава» төшенчәсе белән искә алына (янә туу, янә булу). Бу булу циклыннан азат ителү, «Нирвана» Буддизмның нигезе һәм иң әһәмиятле максаты булып тора. Нирвана Буддизмның raison d’être булып тора, аның ахыр чик хак булуы булып тора. Буддизм текстларында шулай ук яктыртылган кеше элек булган тууларын белә, моңа Самадхи (медитатив концентрациянең) югары дәрәҗәләре аша ия булырга мөмкин. Тибет Буддизмында үлем турында сүз бара, бардо (даими халәт) һәм янә туу, мәсьәлән, «Бардо Тһодол» (Тибет Үлгәннәр Китабы) кебек текстларда. Тхеравада Буддизмында Нирвана иң ахыр максат дип өйрәтелсә, хәзерге күпчелек Буддистларның игътибар үзәгенә яхшы карма туплауны һәм киләчәк тормышта яхшырак реинкарнациягә ия булу өчен алкышларга омытылуны куя. Тхеравада илләрендә күпчелек Буддистлар өчен, шулай да Буддистлар өчен монахлар тәртибе ул яхшырак янә туу өчен яхшы карма туплауның өмете белән дәрәҗәгә ия булу дигән караш бар. Иртә Буддизм традицияләрдә, «Самсара» космологиясе биш патшалыктан торган, алар аша булу тәгәрмәче әйләнгән. Боларга тәмугълар («нирайя»), ач рухлар («преталар»), хайваннар («тирияк»), кешеләр («манушья») һәм Илаһлар ("Дэва"лар, күк). Соңрак Буддизм традицияләрдә бу исемлек алты янә туу патшалыгына кадәр үскән, ("асура"ларны) да кертеп.
Рациональлек Ведик текстларның иртә катламнарында тормыш концепциясе, шуннан соң кылган яхшылыкларга һәм гөнаһларга күрә күктә һәм тәмугъта тормыштан соң булу концепциясе бар. Шулай да, борынгы Ведик ришилары бу тормыштан соң булу концепциясен артык гади дип санаганнар, чөнки кешеләр бары тик әхлаклы яки әхлаксыз тормыш яшәмиләр. Гомумән алкышлы тормышлар арасында, кайберәүләре күбрәк алкышлы; шулай ук явызлыкның да дәрәҗәләре бар, һәм текстларда расланганча кешеләр өчен яхшылыклар яки гөнаһларга күрә «я бусы, я киресе» ысулында күктә яки тәмугъта тормыштан соң булу гадел булмас. Алар берәүнең ирешүләренә күрә күктә яки тәмугъта тормыштан соң булуны керткәннәр.
Чагыштыру Һинд диненең, Буддачылыкның һәм Җәйничелекнең иртә текстларында реинкарнациягә караган уртак концепцияләр һәм төшенчәләр бар. Аларда шулай ук охшаш алкышлы практикалар һәм карма азат ителү өчен һәм киләчәк янә туулар өчен кирәк булган нәрсә кебек ассызыклана. Мәсьәлән, бөтен өчесендә дә төрле дәрәҗәләр турында сүз бара — кайвакыт алар Ямалар һәм Ниямалар дип төркемләштерелә — мәсьәлән, Ахимса (зыян китермәү), Сатья (дөреслекне сөйләү), Астейя (урламау), Апариграһа (мөлкәткә тартылмау), барлык җан ияләренә мәрхәмәтлелек, Дана (иганә) һәм күп башкалар.
Һинд динендә, Буддачылыкта һәм Җәйничелектә янә туу фаразлары һәм теорияләре аерылып тора. Һинд дине «җан, Үз бар» нигез фаразына таяна, бу Буддачылыктагы «җан юк, Үз юк» (Анатта, анатман) фаразыннан аерылып тора.