Сергей Говорухин, Сергей Станислав улы Говорухин (, 1961 елның 1 сентябре, ССРБ, Украина ССР, Харьков — 2011 елның 27 октябре, РФ, Мәскәү) — РФ кинорежиссеры, сценарий авторы, язучы. Хәрби корреспондент — кинодокументалист сыйфатында сугыш барган урыннарда була. Проза әсәрләре җыентыклары, берничә фильм авторы. Халыкара һәм РФ кинопремияләре лауреаты. Хәрби конфликтлар ветераннарына һәм инвалидларына ярдәм фондын нигезләүче (1996). РФ Язучылар һәм кинематографистлар берлекләре әгъзасы. «Ника» гомумРоссия кинематографик сәнгатьләр академиясе академигы.

Тәрҗемәи хәле 1961 елның 1 сентябрендә Украина ССР Харьков шәһәрендә күренекле кинорежиссер Станислав Сергей улы Говорухин (1936—2018) белән Казан Зур театры актрисасы, режиссер һәм педагог Юнона Илья кызы Карева (1933—2013) гаиләсендә туган. Ике айлык вакытында әнисе белән Казанга күченә. Балачагы, үсмерлек чоры һәм яшьлеге Казанда (Театр урамы, 13) узган. 1978 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Укуын ташлый, каравылчы, лаборант, йөкче булып эшли. Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үтә. 1982 елда ВГИКның сценарий язучылар бүлегенә укырга керә, аны читтән торып укып тәмамлаган (Валентин Иванович Ежов курсы, 1988)Сергей Говорухин. Сто сорок лет одиночества. «Знамя», № 5, 2003.

Хезмәт юлы Төньякта эретеп ябыштыручы, монтажчы, төзүче, прораб булып эшли.

1994—2005 елларда хәрби корреспондент — кинодокументалист сыйфатында Әфганстанда, Таҗикстанда, Югославиядә, Чечняда хәрби конфликтлар барган урыннарда була, егерме хәрби һәм өч махсус операциядә катнаша. Берничә сугышчан бүләккә лаек була.

2000 елда НТВ телеканалында «Онытылган полк» ток-шоуын алып бара (хәрби корреспондент Евгений Кириченко белән берлектә).

Фильмография Режиссерлык эшләре

1994 елда Россиядәге хәзерге заман сугышлары турында фильм төшерүгә керешә. 1995 елның 2 февралендә Грозный шәһәрен кинога төшергәннән соң кайтып килгәндә, Чечня боевиклары тарафыннан каты яралана, 4 февральдә . 1998 елгы кинодебюты — Беренче чечен сугышы турында «Каргалган һәм онытылганнар» () нәфис-публицистик фильмы (1997, «Ровитич» киностудиясе, Инна Ванеева белән автордаш). Фильм IX ачык Россия кинофестиваленең (Екатеринбург) баш призына һәм РФ кино сәнгате академиясенең «Ника» премиясенең Гран-приена лаек була. 1999 елда Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе алу өчен тәкъдим ителә, ләкин премияне Никита Михалковка бирәләр. 2001 елда «Мосфильм» киностудиясендә «Узып баручы чор турында инша» () картинасын тәмамлый. Фильм Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Мәскәү шәһәре премиясенә лаек була. 2008 — «Бездән башка беркем дә» () документаль фильмы. 2011 — «Кешеләр җире» () нәфис фильмы. Фильм Россия киносының «Аурупага тәрәзә» фестиваленең ике «Көмеш ладья» призына, Россия кинорежиссерлары гильдиясе призына ия була Сергей Станиславович Говорухин. Сайт Фонда ветеранов боевых действий «Рокада» Сергей Говорухин. kino-teatr.ru.

Бүләкләре 1995 — Батырлык ордены (РФ) III дәрәҗә Сергей Радонежский ордены 1998 — «Кыюлык өчен» медале (РФ) «Сугышчан батырлыклары өчен» медале башка медальләр

Гаиләсе Өч тапкыр өйләнгән, уллары Станислав (1990), Василий (1998), кызы Варвара (2010).

Хәтер Балачагы, үсмерлек чоры һәм яшьлеге узган Казан шәһәре скверларының берсендә һәйкәлен урнаштыру өчен акча җыю бара (скульптура портреты авторы рәссам Елена Гаршина)Памятник Сергею Станиславовичу Говорухину. Сайт «Послесловие» .

Әдәбият Сергей Говорухин. Память о настоящем человеке. «Казань», 2019, декабрь, стр.105-135

Сылтамалар Сергей Говорухин истәлегенә багышланган «Послесловие» сайты Памяти Сергея Станиславовича Говорухина (YouTubeвидео, 3:11) Sergei Govorukhin (1961–2011) ID 3351155 Сергей Говорухин. kinopoisk.ru

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча кинорежиссёрлар Төркем:Россия кинорежиссерлары Төркем:Сценарийчылар Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:Телетапшырулар алып баручылар Төркем:Беренче чечен сугышында катнашучылар