Акбаш үрдәк (күктомшык, чуар үрдәк, лат. Oxyura leucocephala) — үрдәкләр гаиләлегендәге кош.

Характеристикасы Зәңгәр томшыклы үрдәк. Җирдән бик авыр йөри. Башы ак, түбәсендә генә кара тап бар. Аркасы һәм кабыргалары вак кына кара сипкелле соргылт җирән. Канатлары төтенсу соры. Муенының ас ягы, түше кара сипкелле җирәнсу көрән. Корсагы аркылы сызыклы соргылт сары. Койрыгы кара. Күзе ачык сары. Башка үрдәкләр белән бутау мөмкин түгел.

Тавышы Тавышы чыелдык: «сирк-сирк» яки яңгыравыклы: «ка-га-га».

Яшәү рәвеше Үсемлекләргә бай күлләрдә, агымлы елгаларда яши, су үсемлекләре һәм бөҗәкләр белән туклана. Күчмә кош. Бик сирәк очрый. Камышлар арасында су өстендә оялый. 2-6 бөртек саргылт ак йомырка сала. Ите өчен аулыйлар.

Әдәбият Э. Ф. Ишбирзин. Башкортостан коштары.1986 Уфа. 66 нчы бит.

Искәрмәләр

Төркем:Үрдәк кошлар