ИХАТА и. гар. диал. 1) Йортны, корылмаларны тирәли әйләндереп алган киртә, читән, койма. Кая карама – салам түбә, җимерек каралты-кура, тал чыбыгыннан үреп, балчык белән катырган ихата. М.Хәсәнов

2) Киртә, койма яки читән белән тирәли әйләндереп алынган урын; ишегалды. Сәетҗан абыйларның ихатасы сирәк кенә койма белән аннан-моннан гына әйләндереп алынган иде. М.Маликова

3) Тирәли күз күреме җирләр Таңлат 2015-2017

Аңлатма ИХАТА «ограда; приусадебный участок земли, двор» < гар. ихāт̣а id. хwт «әйләндереп алу, саклау» тамырыннан, шуннан ук к. Мохит .К. ГТРС: 185.Тэтимол 2015

чаг. ха́та: южн., зап., название типа постройки, отличающейся от ярусного (изба) тем, что она начинается непосредственно на земле; укр., блр. ха́та, польск. сhаtа.