Салихова Роза Гавис кызы (1948 елның 11 октябрендә туган)'' — Әлмәт татар театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты (1992), Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы (1997), Татарстан Республикасының халык артисты (1998).

Биографиясе Салихова Роза Гавис кызы 1948 елның 11 октябрендә ТАССРның Актаныш районы Усы авылында туган.

Әлмәт татар дәүләт драма театрына 1969 елда озын зифа буйлы, матур йөзле, түбән тембрлы музыкаль бәрхет тавышы яшь актриса булып килә. Берничә рольдән соң ук аңа төп рольләр бирәләр.

2003 елда Өстәмә һөнәри белем институтын мәдәният тармагының сектораль структурасы, «Драма театры актеры осталыгы» бүлеге тәмамлый.

Гөлсу («Бишбулек» Т.Гыйззәтнең), Мирондолина («Трактирщица») Карл Гольдони комедисендә) һәм башка шактый зур рольләр уйный.Сайт Альметьевского театра

Татарстан Республикасының атказанган артисткасы исеменә 1992 елда лаек була, 1997 елда аңа Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы исеме бирелә.

1998 елдан — Татарстан Республикасының халык артисты.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. -Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. - 703с. илл. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры