COVID-19 коронавирус авыруы (абберивиатура ) — кеше өчен хәвефле булырга мөмкин булган респиратор инфекция. Ярсытучысы — коронавируслар гаиләлегенә караучы SARS-CoV-2 вирусы.
Үзенчәлекләре Авыру кешедә куркыныч булмаган җиңел формада да (үткен респиратор инфекция рәвешендә), үлем куркынычы яный торган авыр формаларда да үтә ала (сулыш житешсезлеге, үткен респиратор дистресс-синдром).https://www.who.int/emergencies/diseases/novel-coronavirus-2019/events-as-they-happen
Барлыкка килүе 2019 елның ахырында Кытай Халык Республикасының Хубэй провинциясе административ үзәге Үһән шәһәрендә хасил була. бу авыруның таралуын 2020 елның 30 гыйнварында халыкара дәрәҗәдәге халык сәламәтлелеген саклау өлкәсендә гадәттән тыш вәзгыять дип игълан итә, 11 март көнне исә статусны пандемия дәрәҗәсенә күтәрә. Гадәттән тыш хәлнең эпидемия дәрәҗәсенә тешүен 2023 елның 5 маенда игълан ителә.
Исеме Халыкара вируслар таксономиясе комитеты 2020 елның 11 февралендә аның чыганак вирусына SARS-CoV-2 исем кушты. Кешеләрдә бу вирус китереп чыгаручы авыруга исеме шул ук көнне Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы тарафыннан бирелә.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Вирус инфекцияләре