Тимерченьзэм Васся Анисси (, Паспортта исеме - Княгинина Анисия Васильевна, кияүгә чыкканчы – Васильева Анисия Васильевна; 1893 елның 6 гыйнвары, Түбән Тимерчән, Сембер өязе – 1975 елның 17 декабре, Мәләкәс, Сембер өлкәсе) - беренче чуаш шагыйрәсе, мәгърифәтче.Васся Анисси/Чувашская энциклопедияГордеев В. Л. Васся Анисси Тәрҗемәи хәле 1893 елда 6 гыйнварда Түбән Тимерчән (Сембер өязе, хәзерге Сембер өлкәсенең Чынлы районы) авылында туган. Әтисе Василий Итэсь () скрипкачы була.
1905 елда Анисси Чуаш укытучылар мәктәбенә укырга керә, анда бер ел (1905-1906) белем ала. Монда ул чуаш мәдәниятенең башка күренекле вәкилләре - Константин Иванов, Тайыр Тимкки, Николай Шубоссинни белән таныша. Константин Иванов белән бергә театр түгәрәгендә катнаша. «Нарспи» поэмасы куелыш белән түгәрәк берничә авыл буйлап узды.Геннадий Улюкин. Эпĕ Ваççа Аниççине курнă /Канаш Анисси укуын тәмамлый алмады. Кызын укыту өчен аның әтисе мәдхия җырлаучыдан акча алган булган. Анисси бу акчаны кайтару өчен батрак булып эшләргә мәҗбүр була.Покровская, В. Долгий путь к признанию / В. Покровская // Республика. – 2013. – 23 янв. (№ 2). 1907 елда «Хыпар» гәзитендә аның «Авылда»() дигән шигыре, аннары «Кара халык» () поэмасы һәм Генрих Гейне чуаш теленә тәрҗемәләре басылып чыга. Әмма 1907 елның маенда гәзит ябылды һәм Октябрь инкыйлабына кадәр, башка гәзитләр чыкмады, димәк, дөньяви әдәбиятны Чуваш телендә бастыру өчен мәйданнар булмады диярлек.
1908-1911 елларда Васся Анисси ике сыйныф укытучылык курсларын тәмамлаган. 1916 елда укытучы булу өчен имтиханнар тапшыра.Светлана Костина. Первая чувашская поэтесса Күп еллар дәвамында Сембер һәм Кемерово өлкәләре мәктәпләрендә укыткан. Бу вакытта Васся Анасси язуын һәм тәрҗемәләр ясавын дәвам итте, әмма үз әсәрләрен бастырмады.
1962 елда Чабаксарда 1917 елга кадәр эшләгән чуваш авторларының әсәрләр җыентыгы дөнья күрә. Билгесезләр арасында - Ваççа Аниççи исемле автор бар, аның гомер еллары (1893-?) дип язылган.Революцичченхи чăваш писателĕсен произведенийĕсем. Н. П. Петров пухса хатĕрленĕ. Чабаксар, 1962, 184 б. Аның иҗаты 63-нче елда, Казанда филолог Константин Петров һәм Васся Аниссиның энесе, геолог Виктор Итесь, очрашкач, яңадан ачылды. 60-нчы – 70-нче елларда шагыйрәнең иске әсәрләре яңадан басылып чыга һәм яңалары, шул исәптән «Идел егет» () поэмасы, басылып чыга. Васса Аниссиның кайбер әсәрләре Рөстәм Кутуй тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән.
Истәлек Шагыйрәнең истәлегенә мемориаль такталар урнаштырылган: Мәләкәс шәһәрендә ул яшәгән Морис Торез урамындагы 2 нче «А» йортта. Түбән Тимерчәндәге мәктәп бинасында.
Искәрмәләр
Төркем:Чуаш шагыйрьләре Төркем:Чуаш тәрҗемәчеләре Төркем:Мәгърифәтчеләр Төркем:Хатын-кыз тәрҗемәчеләр Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр