Прокле́тие[Балканские страны, север // Атлас мира / сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 1999 г. ; отв. ред. Т. Г. Новикова, Т. М. Воробьёва. — 3-е изд., стер., отпеч. в 2002 г. с диапоз. 1999 г. — М. : Роскартография, 2002. — С. 102—103. — ISBN 5-85120-055-3.] (Черногори һәм Сербия территориясендә; , , «проклятие») / Се́веро-Алба́нские А́льпы[Албания // Атлас мира / сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 1999 г. ; отв. ред. Т. Г. Новикова, Т. М. Воробьёва. — 3-е изд., стер., отпеч. в 2002 г. с диапоз. 1999 г. — М. : Роскартография, 2002. — С. 106. — ISBN 5-85120-055-3.] ( Албания территориясендә; ) — Балкан ярымутравындагы Албания, Черногория һәм Сербия (Косово) территориясендә тау массивы. Динар тауының көньяк өлешендә урнашкан, көнбатыштан көнчыгышка таба 100 км озынлыкка сузылган.

Иң югары ноктасы — Езерца тауы (2692 мКарта Албании, масштаб 1:600 000, ГУГК, 1978 год, 1982 год.), башка тау пиклары: Радохина (2570 м), Джяравица (2656 м, Косовоның иң югары ноктасы), Шкельзени (2407 м), Тромеда (2366 м) һәм башкалар. Тау массивы Албания, Черногория һәм Сербия (Косово) чикләрендә урнашкан. Тау тирәләй Печ, Джяковица (Косово), Байрам-Цурри (Албания), Подгорица һәм Гусине (Черногория) шәһәрләре урнашкан.

Тау массивы Шкодра күленең төньяк-көнбатыш читеннән башлана. Тауның көньяк бите Дрин елгасы кушылдыклары, төньяк бите Лима кушылдыклары, төньяк-көнбатыш бите Морака елгасы кушылдыклары белән дендромлаштырылган.

Тау массивы известьташлардан, доломитлардан һәм шистлардан тора; шулай ук карст киң таралган. Тау битләре бүлгеләнгән һәм урманнар белән капланган. Диңгез биеклегеннән 1700—1800 м өстәрәк урман (имән, бук, клён, каштан, чыршы һәм нарат), өстәрәк — альп болыннары, урыны белән кар катламы ятаProkletije  — BirdLife.

2009 елда, диңгез өстеннән 1980-2440 м биеклектә дүрт бозлык табылды. Алар кар бураннары һәм кар ишелмәләре концентрациясе югары региональ кар линиясеннән түбәндәрәк урнашкан[.

Искәрмәләр

Чыганаклар Prokletije — summitpost.org

Төркем:Тау сыртлары Төркем:Таулар Төркем:Аурупа географиясе