Зиннур Хөснетдинов, Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов, әдәби псевдонимы Зиннур Хөснияр (1961 елның 18 июле, ССРБ, РСФСР, Биектау районы, Бикнарат) — язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), Ш. Маннур, Ф. Хөсни (2001), Г. Исхакый (2008) исемендәге әдәби, М. Сәлимҗанов исемендәге театр (2019), М. Җәлил исемендәге Республика яшьләр (2009) премияләре лауреаты Зиннур Хөснияр. «Сәхнә» журналы сайты. Татарстанның Язучылар (1990 елдан) һәм Театр әһелләре (2017 елдан) Язучы Зиннур Хөснияр Театр әһелләре берлегенә кабул ителде. Татар-информ, 13.11.2017 берлекләре әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 18 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Бикнарат авылында туган. Әтисе Зыятдин — балта остасы, тимерче; әнисе Һәдия күмәк хуҗалыкта эшләгән. Зур Битаман урта мәктәбен (1978), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» балалар журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. 1985—1987 елларда армиядә хезмәт итә, Брест шәһәрендә офицерлар мәктәбен тәмамлый. Армиядән соң 1989 елга кадәр «Татарстан» радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.
1989 елның октябрендә З. Хөснияр инициативасы буенча Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе – эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә балалар өчен төсле-бизәкле «Салават күпере» журналы оештырыла, 1990 елның 1 мартында нәшер ителә башлыйКак это было - кто мы? Татмедиа сайтыЗилә Мөбәрәкшина. Балалар журналы – «акыллы» уенчык. «Атна вакыйгалары», 2020 ел, № 21 (328), 29 май—4 июнь, 9нчы бит. 1997 елда ул зур тиражлы «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасын, бер елдан соң «Җүләр чак» яшьләр газетасын, «Әбүгалисина» медицина газетасын, «Яучы» социаль – көнкүреш газеталарын оештыраХуснияр Зиннур (Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович). izi.travel. 2001 елда «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада журналына нигез салына.
2001 елда ««Ак Барс» нәшрият йорты» исемендә коммерцияле нәшрият (ҖЧҖ) оештыра һәм З. Хөснияр тарафыннан гамәлгә куелган барлык басмалар үзе директор булган әлеге нәшриятта басыла. Әлеге нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм дини китаплар да бастыра.
Иҗаты Студент елларында институтның «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгендә актив катнаша, түгәрәкнең җитәкчесе була. Хикәяләр, повестьлар яза, аларның егермеләбе ТКНда 1989 елда чыккан «Таң ата да кич була» беренче җыентыгына кертелгән. Беренче хикәяләрендә автор авыл җиренә, гади эшче халыкка дан җырлый.
«Тәгәри китте язмышлар» (1991) исемле проза җыентыгы, «Терсәк сугышы» (2001) һәм «Эттән туган» (2003) романнары авторы. «Два билета на трагедию» (2007), «Хуш, авылым!» (2011), «Гарасат» (2014) кебек романнарында әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтыла Зиннур Хөснияр. Рәсми сайты. Балалар әдәбиятында да актив эшли, алар өчен хикәяләр, әкиятләр, пьесалар яза. 1996—2004 еллар арасында кече яшьтәге балалар өчен биш китабы басылып чыккан.
2018 елда «Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012), «Гарасат: роман-дилогия» (Казан, «Хозур» нәшрияты 2014) һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителгән булган Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды. Татар-информ, 1.03.2018.
Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — «әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен» (ТР Президенты Указы, 22.03.2001) 2001 — Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе — ««Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен» Шәйхи Маннур исемендәге премия 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2009 — М. Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе — ««Сәхнә», «Салават күпере» журналларын чыгарудагы хезмәтләре өчен» (ТР министрлар кабинеты карары 13.02.2009 № 79) 2008 — Г. Исхакый исемендәге әдәби премия — «әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен» 2019 — Марсель Сәлимҗанов премиясе — «Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен»МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ ЛАУРЕАТЛАРЫ ИСЕМНӘРЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ. Камал театры сайты, 07.11.2019
Гаилә хәле Өйләнгән. Хатыны Нурия: 1986 елның августында өйләнешкәннәр. Кызы Зилә (Зилә Яз), «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова; улы Булат. Искәрмәләр
Сылтамалар
Зиннур Хөснияр. Рәсми сайт Зиннур Хуснияр. ВКонтакте
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары Төркем:Фатих Хөсни премиясе лауреатлары Төркем:Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзалары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары