Сәләт — Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү берләшмәсе.

Эшчәнлеге ике оешма аша башкарыла: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы "Сәләт" яшьләр үзәге дәүләт оешмасы һәм Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды.

Хәрәкәт «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр форумында» () н тәшкил итә, мөселман илләрендә технологик стартапларны тизләтеп үстерү буенча халыкара платформаның партнёрлары арасына керә.

«Сәләт» Идел буена кергән регионнарда (Башкортостан, Самар өлкәсе, Татарстан, Чуашстан) аланнарны,Алан — http://selet.biz/tat/projects/camp/ кышкы һәм җәйге махсус сессияләрне, тематик форум, җыр һәм кинематограф фестивальләрне, чит илләрдә исә («Сәләт-Италия», «Сәләт-Австралия», «Сәләт-Прага», «Сәләт-Монреаль») халыкара мәктәп-аланнарны оештыра.

2014 елга Сәләттә катнашканнар саны 25 000 артык дип билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Сәләт бүген республиканың брендына әверелде, чит төбәкләрдә дә танылу алды. 1997 елдан бирле Биләр җирләрендә уздырыла торган еллык җәйге Сәләт Форумы бар аланнарда катнашкан бала һәм яшьләрне бергә җыя, килгән кунаклар арасында танылган фән һәм мәдәният, иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклеләре бар.

Эшчәнлек тарихы

1994 нче елның июнендә Арча эшчеләр поселыгында Арча педагогика көллияте һәм Арчаның 1 нче номерлы физика-математика мәктәбе базасында Сәләт компьютер аланы уздырыла. Аланда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Мәскәү шәһәреннән килгән 65 бала катнаша.

1995 нче елда үзенә 150 дән артык студентны туплаган Сәләт клубы эшли башлый.

1997 нче елда Татарстан Юстиция министрлыгында «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды (ТРЯИФ) теркәлә. Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгында беренче Сәләт җыены үтә. Анда Татарстан Республикасыннан 120 укучы һәм студент катнаша.

1998 нче елда профильле лагерьлар арасында уздырылган республика бәйгесендә Сәләт беренче урынны яулый. ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә Арча эшчеләр поселыганда педагогика көллияте студентлары арасында Сәләт Беренче республикакүләм әйдаманнар бәйгесе уздыра. Кара диңгездә (Туапсе шәһәре) беренче тапкыр җәйге Сәләт аланы оештырыла.

1999 нчы елның июль-август айларында Сәләт уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланнары программасы Россия Федерациясенең Яшьләр сәясәте дәүләт комитеты билгеләгән III дәрәҗә грантка лаек дип табыла.

2001 нче елның 16 мартында ТР Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Алексеевск районы җитәкчелеге һәм ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты белән берлектә «Фәнсар» яшьләр академия шәһәре проектын һәм аның макетын тәкъдим итү семинары үткәрелә.

2002 нче елда Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни исемендәге 2-нче номерлы гимназиясе базасында «Фәнсар — аң-фәһем чишмәсе» балалар фәнни мәктәбенең кышкы укулары оештырыла. Укуларда 64 мәктәп укучысы катнаша. «Сәләт» иҗтимагый фондының «Фәнсар — аң-фәһем чишмәсе» Республика ел әйләнә укыту-сәламәтләндерү мәктәбе проекты Яшьләр программалары арасында уздырылган Россиякүләм конкурста РФ Мәгариф министрлыгының II дәрәҗә грантына лаек дип табыла. «Фәнсар» яшьләр академия шәһәре» проекты конкурсның Лауреаты була.

«Байтик» компьютер лагере базасында беренче тапкыр Рөстәм Бикмуллин исемендәге автор-башкаручылар музыкаль фестивале оештырыла. Фестивальдә республиканың төрле районнарыннан килгән 140 укучы һәм студент катнаша.

2004 нче елда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Сәләт хәрәкәтенең 10-еллыгын бәйрәм итү оештырыла. Юбилейда академик М.И.Мәхмүтов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А. Ратникова һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры М.М. Бариев катнашалар.

2015 нче елның 10-16 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Россия – ислам дөньясы» стратегик эшчәнлек планы кысаларында, беренче тапкыр «Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» лагере һәм яшь эшмәкәрләр өчен форум үткәрелде. Әлеге чараларга 27 илдән катнашучылар җыелды. Форумның оештыручылары — Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеген оештыру буенча яшьләр форумы (ICYF-DC) һәм Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фонды. Катнашучылар — үз эшләрен яңа гына башлап килүче 18-30 яшьтәге эшмәкәрләр. Очрашудан соң яшь эшмәкәрләр үзләренең бизнес-проектларын төзеп бетереп «Kazansammit»та тәкъдим иттеләр.

2015 нче елда IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов катнашты. Форум кысаларында президент ел дәвамында эшләүче «Фәнсар» уку-укыту үзәген рәсми рәвештә ачык дип игълан итте.

2016 нчы елда Татарстан Республикасы Президентының 2016 нчы елның 23 нче августындагы УП-723 номерлы Указ нигезендә «Сәләт» берләшмәсе гражданлык җәмгыяте институты үсешенә зур өлеш керткәне өчен Президент премиясе белән бүләкләндеhttp://selet.biz/tat/about/achievements/.

Максатлар

Сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, сайлап алу һәм ел әйләнәсе алар белән даими эшләү;  Җәмгыятьтә үз урыннарын табуда һәм һөнәр сайлауда ярдәм итү;  Заманча фикерли, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм милли үзенчәлекләрне бер дәрәҗәдә күрә торган интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнашу; Бүгенге җәмгыятьтә интеллект һәм рух өстенлеге идеясен тулыканлы яшәешкә кертү.

Низамәтләр

Без яхшылыкка тартылып үсәбез, начарлыктан этәрелеп түгел; Сәләт – тәрбия бирү мохите, ләкин тәрбиясезне төзәтү мохите түгел;  Бергә без сәясәткә кушылмыйбыз, әмма сәясәт безнең һәркайсыбызда һәм һәркайсыбыз сәясәттә булырга мөмкин;  Тәнкыйть – безнең алым түгел. Безнең алым – анализ, иҗат һәм үсеш;  Сәләт ул – милли һәм дини гармония, рухи һәм фикри ирек мохите; Сәләт – яшь кешегә үзен шәхес буларак кабул итү һәм җәмгыятьтә үз урынын билгеләү мөмкинлеге бирә торган даирә.

Сәләт атрибутикасы Кием

Сары футболка Кояш төсендәге сары футболкалар сәлкешләргә (Сәләт проектларында катнашучы балаларга) каралган. Футболкалар «Сәлкешлеккә багышлау» тантанасында һәр балага тапшырыла. Рәсем:Сәләт - Зәңгәрсу футболка.jpg Зәңгәрсу футболка Әйдаманнарны аяз күк төсендәге зәңгәрсу (ачык зәңгәр) футболкаларыннан танып була. Кызыл футболка Алан башҗитәкләре, Сәләт оешмасы җитәкчеләре кызыл төстәге футболкалары белән аерылып тора.  Ачык шәмәхә футболка Шәмәхә төстәге футболка җитлеккәнлекне аңлата һәм Әдип Әлмир (Сәләт проектлары җитәкчесе) тарафыннан Сәләт дөньясында җитди эш күрсәткән лидерларга тапшырыла. Рәсем:Сәләт - Сары галстуклар.jpg Сары галстук Сары төстәге галстуклар алан тормышында актив катнашкан сәлкешләргә һәм әйдаманнарга бирелә. Рәсем:Сәләт - Шәмәхә галстуклар.jpg Шәмәхә галстук Шәмәхә төстәге галстуклар Сәләт дөньясында үткән чараларны, уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланнарын оештыруда актив катнашкан әйдаманнарга һәм Сәләт ветераннарына тапшырыла.

Билгеләр

Рәсем:Сәләт - I дәрәҗәле Сәләт билгесе.jpg I дәрәҗәле Сәләт билгесе — "Үстерүче" Алтын җирлектәге сигез таҗлы көмеш йолдыз. Әдип Әлмир тәкъдиме белән Попечительләр советы карары нигезендә Сәләт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә тапшырыла.  Рәсем:Сәләт - II дәрәҗәле Сәләт билгесе.jpg II дәрәҗәле Сәләт билгесе — "Ныгытучы" Көмеш җирлектәге сигез таҗлы алтын йолдыз. Сәләт клубы карары нигезендә Сәләт дәүләтен ныгытуга зур өлеш кертүчеләргә тапшырыла. Рәсем:Сәләт - III дәрәҗәле Сәләт ордены.jpg III дәрәҗәле Сәләт ордены — "Җыючы" Кара җирлектәге сигез таҗлы көмеш йолдыз. Сәләт клубы карары нигезендә Сәләт проектларында актив катнашучыларга, аларның авторитетын тану йөзеннән тапшырыла.

Җәйге кампания

Сәләтнен жәйге кампаниясе үз тарихын 1994 елда башлый. Һәр елда аланнар саны төрлечә була. Мәсәлән, 2018 җәендә аланнар саны 25 була. 2019 елда 19 алан.

2018 елда катнашучылар саны — 18000

Кампаниянең төп максатлары:

Республикабызның һәм илебезнең сәләтле балаларын берләштерү; Балалар өчен файдалы җәйге ял оештыру; Балаларга ял белән бергә уку программасы ярдәмендә төрле яклап үсү мөмкинлеген булдыру

Аланнар географиясе, шулай ук, еш кына узгәреп тора. 2019 елга үткәрү урыннарына Татарстанның 7 районы (Лаеш, Алексеевск, Яр Чаллы, Азнакай, Саба, Биектау, Спас) керә. Татарстаннан читтә 3 регионда Сәләт аланнары уза: Самара, Башкортостан, Чувашия.

Сәләттә Россия балалары гына түгел, чит илдән килгән яшьләр дә катнаша. Әлеге илләр арасында: АКШ, Канада, Австралия, Германия, Испания, БГӘ, Төркия, Казахстан, Чехия, Финляндия

Аланнар тарихында чит илдә уздырылучы сменалар/проектлар да бар: Монреаль, Прага, Италия, Австралия.

АланнарАлан — лагерь

Сәләтле балалар һәм яшьләр өчен 23 уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланы оештырыла һәм бу аланнарда ел саен 5000 меңнән артык балалар һәм әйдаманнар катнаша. Аланнар Татарстан, Башкортостан, Чувашия Республикалары территорияләрендә үтә. 2017-нче елның җәендә әлеге исемлеккә Самара өлкәсе һәм Канада да кушылуы көтелә.

Сәләт-Раушан

«Сәләт Раушан» җәйге аланы акыл сәләтләрен төрле предмет олимпиадаларында, конкурс, конференцияләрдә күрсәткән мәктәп укучыларын җыя. Алан программасы катнашучыларны һәм белем ягыннан, һәм рухи яктан үстерүне максат итә. Көннең беренче яртысында Сәләт яшьләре үзләре сайлаган юнәлештә белем алалар. Монда физика-математика, программалаштыру һәм мәгълүмати технологияләр, табигать фәннәре, тел, гуманитар фән мәктәпләре эшли. Дәресләр иҗади остаханә, махсус курс, мастер-класс яки тренинг формасында уза. Укучыларга Казан югары уку йортлары укытучылары, ТР Фәннәр академиясе галимнәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган бизнесменнар белем бирә.

«Сәләт Раушан» аланы Сәләт хәрәкәтенең түбәндәге бурычларын үти:

- сәләтле балаларны һәм үсмерләрне эзли, сайлап ала һәм ТР фәнни-тикшеренү үзәкләре өчен интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнаша;

- Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы сәләтле мәктәп укучыларына үз юнәлешләрендә тирәнтен белем бирә.

«Сәләт-Раушан» уку-укыту аланы беренче тапкыр 1994-нче елда Арчада оештырыла һәм 65 мәктәп укучысын берләштерә. 2005-нче елда алан ТРның Лаеш районында («Звездный» сәламәтләндерү аланы) нигезләнә һәм ел саен ТР район-шәһәрләреннән, РФ субъектларыннан, ерак һәм якын чит илләрдән 220-ләп  сәләтле баланы шул җирлектә туплый.

Сәләт-Рухият

Иҗат һәм театр юнәлешендә эшли торган «Рухият» аланы мәдәният-сәнгать өлкәсенә беренче адымнарын ясаучы сәләтле балалар һәм яшүсмерләрне берләштерә. Бу проектның максаты – шул балаларга профессиональ белем нигезләрен бирү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү, үсеш юлларын күрсәтү, үз-үзләренә ышанычларын арттыру.

«Сәләт-Рухият» аланының бурычлары:

- балаларның иҗади мөмкинлекләрен һәм белемнәрен арттыру;

- яңа татар драматургиясе һәм татар театры булдыру, яңача бәяли, аңлый һәм кабул итә торган тамашачы тәрбияләү;

- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм куәтләү, яңача фикерли торган буын тәрбияләү.

«Рухият» аланы беренче тапкыр 2000-нче елда Әлмәт шәһәре янындагы «Каенкай» лагере базасында оештырыла һәм 60 мәктәп укучысына иҗади этәргеч бирә. 2011-нче елда ТР һәм РФнең төрле төбәкләреннән 70 сәләтле баланы туплап, Ф.Бикчәнтәев җитәкчелегендәге театр мәктәбе үз эшен башлый. 2013-нче елда проект Әтнә районындагы «Чулпан» лагере базасына күчә. 2014-нче елда инде «Сәләт-Рухият» аланында 140 ка якын укучы ял итә һәм белем ала.

Сәләт-Биләр каласы

thumb|300px «Сәләт-Биләр каласы» аланында мәктәп укучылары тарихи үткәнебезгә якынайтылган мохиттә өстәмә белем ала һәм иҗат итә. Алан программасы катнашучыларның милли үзаңын үстерүне максат итеп куя. «Сәләт-Биләр каласы»нда укучылар бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән таныша, чүлмәк ясау, келәм туку кебек борынгы һөнәрләрне үзләштерә.

Балалар белән югары белемле әйдаманнар, укытучылар, белгечләр эшли. Бу алан укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, актив гражданлык позициясе булган шәхесләр, дәүләт үсешенә үз өлешен кертергә әзер ватанпәрвәрләр тәрбияләү өчен үзенчәлекле мохит тудыра.

Аланның төп бурычлары:

- татар халкының мәдәни, тарихи мирасын саклау һәм халыкара, мәдәниятара багланышларны ныгыту өчен уңай шартлар булдыру;