Бали һинд дине (Индонезия телендә: Агама Һинду Дһарма; Агама Тиртһа; Агама Эйр Сучи; Агама Һинду Бали) — Бали халкының күпчелеге тарафыннан практикаланган һинд дине.McDaniel, June (2013), A Modern Hindu Monotheism: Indonesian Hindus as ‘People of the Book’. The Journal of Hindu Studies, Oxford University Press, Бу бигрәк тә утрауда яшәгән Бали халкына кагыла һәм асаба анимизмны, бабаларга табынуны яки Питру Пакша һәм Буддачылык изгеләренә яки Бодһисаттваларга ихтирам итүне керткән Һинду табынуының билгеле формасы.

Индонезия утрауларының халкы күбесенчә мөселман (87%).Indonesia: Religions, Encyclopaedia Britannica Бали утравы чыгарылма булып, Бали халкының 83%-ы үзен Һинду дип идентификацияли (тулаем Индонезия халкының якынча 1,7%-ы). Нидерланд колония хөкүмәтеннән бәйсезлектән соң, 1945 ел Индонезия Конституциясе барлык гражданнарга дин иреге хокукы гарантияләгән. 1952 елда Майкл Пикард раслаганча – бу Бали тарихы һәм дине антропологы һәм галиме – Индонезия Дин Министрлыгы Исламистлар контроле астына төшкән алар “дин”нең кабул итәрлек билгеләмәсен кырыс чикләгәннәр. Рәсми Индонезия дине буларак кабул ителер өчен министрлык "дин"не монотеистик дип билгеләгән, дини канунны кодлаштырган һәм күп мөрәҗәгатьләр өстәгән. Дәвам итеп, Индонезия гражданлык хокукларын (мәсьәлән, тавыш бирергә хокукны) рәсми танылган монотеистик дин тарафларына биргән. Азчылык Бали Һиндулары җайлашканнар һәм Һинд дине формаларын монотеистик дип игълан иткән һәм аны "агама" статусына сәяси хаклы формада тәкъдим иткән. Бали Һинд дине Индонезия хөкүмәте тарафыннан Балида практикаланган рәсми дин итеп танылган булган.

Тарихы

Һинду йогынтылары Индонезия архипелагына беренче гасырда барып җиткән.Jan Gonda, The Indian Religions in Pre-Islamic Indonesia and their survival in Bali, in , pp. 1-54Mark Juergensmeyer and Wade Clark Roof, 2012, Encyclopedia of Global Religion, Volume 1, pages 557–558 Һиндстаннан мәдәни һәм рухи үтеп керү турында тарихи шәһадәтнамәләр билгеле түгел. Ява риваятьләре Сака чорына карый, безнең эраның 78 елы. Маһабһаратам эпосыннан хикәяләр Индонезия утрауларында 1-енче гасырдан бирле булуы билгеле; аның юрамалары хәзер көньяк-көнчыгыш Һиндстан юрамаларын чагылдыра (хәзерге Тамилнад һәм көньяк Андһра Прадеш). 14-нче гасыр Ява проза эше Танту Пагеларан да Индонезия борынгы хикәяләре, сәнгатьләре һәм һөнәрләре тупланмасы булып тора һәм киң рәвештә Санскрит сүзләрен, Һинд Илаһлары исемнәре һәм дини концепцияләре керә. Охшаш рәвештә Явада һәм көнбатыш Индонезия утрауларында казып чыгарылган Индонезия чандилары һәм шулай ук Индонезиядә табылган 8-нче гасыр Чанггал язмалары 1-нче меңьеллык уртасыннан ахырына кадәр киң таралган  Шива лингам иконографиясен, аның хатыны Парвати, шулай ук Ганеша, Вишну, Брахма, Арджуна һәм башка Һинду Илаһларның киң таралуына шәһадәт булып тора.Kenneth Hall (2011), A History of Early Southeast Asia, Rowman & Littlefield, , Chapter 4 and 5 Фасянның 414 елда Цейлоннан Кытайга сәфәреннән кайтуының борынгы Кытай язмаларында Явада Һинд диненең ике мәктәбе искә алына, шул ук вакытта 8-енче гасыр Кытай документларында Патша Санджаяның Һинду патшалыгы Һолинг дип атала, һәм ул "шактый бай дип әйтелә," һәм ул Ява утравында Кеду Үзәнендә Сайлендра хөкемдары һәм Буддачылык тарафдарлары белән тыныч яшәве турында әйтелә.Kenneth Hall (2011), A History of Early Southeast Asia, Rowman & Littlefield, , pp. 122-123 Безнең эраның якынча 1400 елында Индонезия утрауларына яр буенда урнашкан Мөселман армияләре һөҗүм иткән. 15-нче һәм 16-нчы гасырларда Солтаннар җиткләгән мөселман кампаниясе максат итеп Һинду-Буддачылык патшалыкларын һәм Индонезия архипелагының төрле җәмәгатьләрен максат итеп тоткан, һәр солтан утрауның төбәгеннән контроль өчен кисеп алырга теләгән.Taufiq Tanasaldy, Regime Change and Ethnic Politics in Indonesia, Brill Academic, Төньяк Суматрада, көньяк Суматрада (Ачех), көнбатыш һәм үзәк Явада һәм көньяк Борнеода (Калимантан) дүрт төрле һәм каршы торган Ислам солтанатлар пәйда булган.Gerhard Bowering et al., The Princeton Encyclopedia of Islamic Political Thought, Princeton University Press, Каршылык нәтиҗәсендә Индонезиянең күп Һинду-Буддачылык патшалыклары һәм җәмәгатьләре беткән. Башка очракларда Һиндулар һәм Буддистлар киткән һәм саклап кала алган утрауларында җәмәгатьләр булып тупланганнар. Көнбатыш Ява Һиндулары көнчыгышка күчкәннәр һәм шуннан соң күрше утрауларга, шулай итеп Бали Һинд дине башланган.James Fox, Indonesian Heritage: Religion and ritual, Volume 9 of Indonesian heritage, Editor: Timothy Auger, Бу дини конфликт һәм Солтанат эче сугышы эрасы төргәге дәвам итеп ачыла башлагач, яңа куәт үзәкләре үз контрольләре астында төбәкләрне консолидацияләргә тырышканнар һәм Европа колониализмы килгән. Индонезия архипелагында шуннан соң Голландия колониаль империясе доминацияләгән булган.Wendy Doniger (2000), Merriam-Webster's Encyclopedia of World Religions, Merriam-Webster, , pp. 516-517 Голландия колониаль империясе динара конфликтны бетерергә ярдәм иткән һәм әкренләп аеруча Явада һәм Индонезиянең көнбатыш утрауларында Индонезиянең борынгы Һинду-Буддачылык мәдәни нигезләрен казып чыгару, аңлау һәм саклап калу процессын башлаган.Jean Gelman Taylor, Indonesia: Peoples and Histories, Yale University Press, , pp. 21-83 and 142-173 Нидерланд колониаль хөкеменнән соң 1945 елның Индонезия Конституциясе барлык гражданнарына дин иреген гарантияләгән. 1952 елда Майкл Пикард раслаганча, Индонезия Дин Министрлыгы Исламистлар контроле астына төшкән, алар “дин” билгеләмәсен кырыс чикләгәннәр. Рәсми Индонезия дин буларак кабул ителер өчен министрлык "дин" дип билгеләгән, аның кодлаштырган дини законы булырга тиеш, башка таләпләр арасында пәйгамбәре һәм Изге Китабы булырга тиеш. Бали Һиндулары “динсез кешеләр” буларак һәм башка дингә күчерергә мөмкин дип игълан ителгән. Бали Һинд дине тарафдарлары баш тартканнар, җайлашканнар һәм Һинд дине формасын монотеистик дип һәм 1952 ел төзәтмә мәкаләләре буенча канәгатьләндерерлек итеп “агама” формасында күрсәтелерлек итеп тәкъдим иткәннәр. Моны чынга ашыру өчен Бали Һиндулары Бали һәм Һиндстан арасында Бали Һинд диненең төп принципларын формулалаштырырга ярдәм өчен (Чатур Веда, Упанишадалар, Пураналар, Итихасалар) студент һәм мәдәни алмашу серияләрен инициацияләгән. Аеруча Балида 1950-нче еллар уртасында сәяси үз-билгеләнү хәрәкәте һәм 1958 елның берләшкән петициясе Индонезия хөкүмәтен Һинду Дһарма тануына китергән. Берләшкән петиция Һинду язмаларыннан түбәндәге Санскрит мантраны цитаталаган Ом тат сат экам эва адвитьям Тәрҗемәсе: Ом, шулай итеп бу бар нәрсәнең асылы, чиксез һәм бүленми торган. Бали Һиндуларының берләшкән петициясе, 1958 елның 14 июне. Петициянең “бүленми торган бер” концепциясен игътибар үзәгендә тотуы Индонезия гражданнарының Ходайга монотеистик ышануын канәгатьләндерергә тиеш булган. Петиция язучылар “Ида Сангһйянг Видһи Васа”ны бүленмәгән бер дип идентификацияләгәннәр. Бали телендә бу төшенчәнең ике мәгънәсе бар: Галәмнең илаһи хөкемдары һәм Илаһи Абсолют Галәм Кануны. Бу иҗади фраза Индонезия Дин Министрлыгының үткән мәгънәсендә таләбенә туры килгән, шул ук вакытта аның мәгънәсенең асылы Һинд диненең борынгы язмаларында Дхарманың үзәк фикерләрен саклаган.Martin Ramstedt (2003), Hinduism in Modern Indonesia, Routledge, , pp. 9-12 Бали Индонезиянең күбесенчә Һинду калган бердәнбер өлеше булып киткән.Jones (1971) p11Ricklefs (1989) p13 Балиның көнчыгыш ярлары янында утрауларның халкы күбесенчә Һинду һәм Яваның көнчыгыш ярында шулай ук Һинду авыллары бар.

Төп ышанулар Һинд диненең Бали тармагы Һинд дине һәм Ислам һәм соңыннан Голландия колониализмы килүгә кадәр Индонезия архипелагында булган асаба анимист йолаларның кушылмасы булып тора.Nigel Simmonds, Bali: Morning of the World, Periplus, , pp. 41-43 Ул Һинд диненең төп ышануларын Бали халкының сәнгатьләре һәм ритуаллары белән интеграцияли. Хәзерге вакытта Балида Һинд дине Индонезия Дин Министрлыгы тарафыннан “Агама Һинду Дһарма” дип атала, әмма традицион рәвештә бу дин күпләр тарафыннан Тирта, Тримурти, Һинду, Агама Тирта, Сива, Буда һәм Сива-Буда дип атала.Michel Picard and Rémy Madinier, The Politics of Religion in Indonesia - Syncretism, Orthodoxy, and Religious Contention in Java and Bali, Routledge, , Chapter 5 and notes to the chapter Тирта һәм Тримурти төшенчәләре Һиндстан Һинд диненнән алынган алар тәңгәл килгән рәвештә Тиртһага (изге сулар янында дини сәфәр кылуга) һәм Тримуртига (Брахма, Вишну һәм Шива) карый. Һиндстанда кебек, Балида Һинд дине сыгылмалы итеп үскән һәм тормыш хасиятләренең төрле ысуллары булган. Ул күп Һиндстан рухи фикерләрен керткән, Һинд Пураналары һәм Һинду эпослары риваятьләрен һәм мифларын саклый һәм шулай ук аның традицияләрен фестивальләр һәм йолалар тупланмасы аша чагылдыра, алар һйянглар мириадаларына бәйле – бу асаба һәм баба рухлары һәм шулай ук Һиндстанда киң таралмаган хайванны корбан итеп чалу формалары.

Балида практикаланган “Агама Һинду Дһарма”ның гомуми ышанулары һәм практикалары Индонезия кануннары борынгы традицияләр кушылмасы һәм Индонезия кануннары тарафыннан бары тик монотеистик ышануны рөхсәт итүче “Панчасила” милли фикеренең хәзерге басымнары кушылмасы булып тора. Традицион рәвештә, Индонезиядә Һинд динендә Илаһларның пантеоны булган һәм ышанулар традициясе практикаланырга дәвам итә; дәвам итеп Индонезиядә Һинд дине азатлык алган һәм Һинд дине тарафдарларына карата кайчан, ничек һәм кайда дога кылырга турында сыгылучанлык алган. Шулай да, рәсми рәвештә, Индонезия хөкүмәте Индонезия Һинд динен милли идеологиясе белән туры килгән рәсми танылган ышанулар белән монотеистик дин буларак Индонезия Һинд динен таный һәм рекламалый. Индонезия мәктәп дәреслекләрендә Һинд динендә бер иң олы Илаһи шәхес бар, Һиндулар көненә өч мәҗбури дога кылулары һәм Һинд динендә Ислам белән параллель уртак ышанулары бар дип тасвирлана. Индонезия хөкүмәте таныган һәм билгеләнгән ышанулар Индонезия Голландия колониаль хөкеменә кадәр традицион Бали Һинду ышануларын һәм практикаларын чагылдырамы юкмы турында бәхәс бара. Индонезия Дин Министрлыклары тарафыннан рәсми ышануларга түбәндәгеләр керә: 'Ида Сангһйянг Види Васа', 'Санг Хьянг Тунггал', яки 'Санг Хьянг Ачинтья' дигән иң олы шәхескә ышану. Барлык Илаһлар бу иң олы шәхеснең манифестациясе икәненә ышану. Бу ышану Смартизм белән шул ук, анда шулай ук Илаһның һәм Алиһәләрнең, Вишну, Шива һәм Шакти (Дэви)ның төрле формалары шул ук Иң Олы Мәхлукатның төрле аспектлары дип әйтелә. Шива шулай ук башка формаларда табыныла, мәсьәлән, "Батара Гуру" һәм "Маһарадҗа Дэва" (Маһадэва). “Агама Һинду Дһарма”ның изге текстлары арасында Веда һәм Упанишадалар.Martin Ramstedt (2003), Hinduism in Modern Indonesia, Routledge, , Chapter 1 Алар Һинд һәм Бали Һинд диненең нигезе булып тора. Дини мәгълүматның башка дини чыганакларына Универсаль Һинду Пураналар һәм Итиһасалар керә (күбесенчә Рамаяна һәм Маһабһаратам). Маһабһаратам һәм Рамаяна эпослары Индонезия ышанучылары арасында нык традицияләр булып киткән, алар күләгә курчаклары (Ваянг) һәм бию тамашаларында чагыла. Һиндстанда кебек Индонезия Һинд дине рухилыкның дүрт юлын таныйлар һәм аларны Чатур Марга дип атыйлар.Murdana, I. Ketut (2008), BALINESE ARTS AND CULTURE: A flash understanding of Concept and Behavior, Mudra - JURNAL SENI BUDAYA, Indonesia; Volume 22, page 5-11 Болар Бһакти марга (Илаһларга тугърылык юлы), джнана марга (белем юлы), карма марга (эшләр юлы) һәм раджа марга (медитация юлы). Бһакти марганың Балида тарафдарлары иң күпсанлы. Охшаш рәвештә, Һиндстанда кебек, Бали Һиндулары кеше тормышынң дүрт тиешле максаты бар дип ышаналар, алар Чатур Пурушартһа - дхарма (әхлакый яшәүгә омтылу), артха (байлыкка һәм иҗади эшчәнлеккә омтылу), карма (Шатлыкка һәм мәхәббәткә омтылу) һәм мокша (үзеңне белү һәм азат ителүгә омтылу).Ida Bagus Sudirga (2009), Widya Dharma - Agama Hindu, Ganeca Indonesia, IGP Sugandhi (2005), Seni (Rupa) Bali Hindu Dalam Perspektif Epistemologi Brahma Widya, Ornamen, Vol 2, Number 1, pp. 58-69

Ходай һәм Илаһлар

Бали Һинд диненә Тримурти дигән Һинд дине өчлеге керә, Тримурди бу Ходайлардан тора: Брахма Висну яки Вишну