Антуа́н-Леона́р Шези́ (Француз телендә: Antoine-Léonard Chézy); 1773 елның 15 январе, Нёйи-сюр-Сен — 1832 елның 31 августы, Париж ) — Франция шәркыятьчесе, Француз теленә Санскрит әдәбиятының классик әсәрләрен беренче булып тәрҗемә итүчесе.
Биографиясе һәм хезмәтләре
Франция милли китапханәсендә кулъязма бүлеге буенча китапханәче булган. Габдрахман Җәминың: «Лейлә һәм Мәҗнун» («Les amours de Medjneun et Leila», 1807) поэмасы тәрҗемәсен нәшер иткән; шуннан соң бары тик Санскрит белеме белән мәшгуль булган һәм Коллеж де Франста янә нигезләнгән Санскрит теле кафедрасында эшли башлаган (1814). Аның өйрәтүе балкучы нәтиҗәсен биргән; аның җитәкчелеге астында Бопп, Бюрнуф, Лассен һ.б. кебек Санскрит белгечләре туган. Шези Санскрит әдәбияты буенча түбәндәге хезмәтләрне бастырган: «Analyse du Megha Doutah, poème de Kâlidasa» (1817), «Episode de la Mort de Yadjânadatta (Ramayana)» (1826), «La Reconnaissance de Sacountala» (1830) d’Apudy тәхәллүсе астында: «Amarou Satnaka. Anthologie érotique d’Amarou» (1831). Сильвестр де Сасиның “Гарәп хрестоматиясе”ндә гарәп натуралисты Закария Казвининың өзеген тәрҗемә иткән. Кулъязмаларда Фарсы хрестоматиясен, Фарсы антологиясен, Санскрит хрестоматиясен, Санскрит грамматикасын, Санскрит-Француз сүзлеген, Рамаяна анализын, мемуарларны һ.б. калдырган. 1832 елның 31 августында вабадан үлгән.
Искәрмәләр
Әдәбият Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Санскрит белгечләре