Темәс — Башкортстанның Баймак районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 3529 кешенең яшәве мәгълүм. Темәс — Көньяк Урал төбәгендә иң зур авылларның берсе. Төп халкы — Бөрҗән ыруы башкортлары. Авылда 1795 елда — 348, 1859 елда — 808, 1885 елда — 950, 1920 елда 2491 кеше исәпләнгән. Темәс авылының нәкъ уртасындагы калкулыкта Сакмар елгасы ярында ике катлы бина урнашкан. Ул — 1896-1897 елларда төзелгән Тәңгәвер кантоны башкарма комитеты бинасы. 1919 елның гыйнварыннан мартына кадәр монда Башкортстан Хөкүмәте эшләгән. 21-23 февральдә биредә башкортларның хәрби съезды үтә һәм идарә итүнең яңа органы — Вакытлы комитет төзелә. Бүген бу бинада тарихи-туган якны өйрәнү музее урнашкан.http://kiziltan.ru/useruploads/KT_221_20_11_12.pdf Демография Халык саны динамикасы: 2002Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2009 2010 3517 3920 3529 Шәхесләр Рафаил Әбсәләмов (1950), табиб. БАССР XII чакырылыш Югары Советы депутаты. Рәшит Ирназаров (1935), социология фәннәре докторы (1999), профессор (2002). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), фән эшлеклесе (2002). Ридик Фәсхетдинов (1940―2022), баянчы, БАССР халык (1982), РСФСР атказанган (1989) артисты. Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.

Төркем:Башкортстан авыллары