Антитеза- (грекча аntithesis - капма-каршы кую) - күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләүдән гыйбарәт стилистик фигура.

Антитеза контекстуаль яисә окказиональ антонимнарның бер төре итеп карала. Бүгенге поэзиядә Антитеза халык авыз иҗатында киң таралыш табып, бүгенге поэзиядә дә актив кулланыла: Кыю бер үләр, куркак мең үләр(мәкаль); Синең, яшьнәп, дөньяга килешең иде. Минем, арып, язмыш белән килешү иде... (Р. Фәйзуллин).

Шулай ук кара Антонимнар

Чыганак Татар теле лексикология Төркем:Лексикология