Хөсәен Араблинский (), сәхнә псевдонимы, чын исеме Хөсәен Хәләфов, Хөсәен (Хөсәенбала) Мәмәд улы Хәләфов (, 1888 ел, РИ, Бакы губернасы, Бакы — 1919 елның 17 марты Ərəblinski, Xələfov Hüseyn (Hüseynbala) Məmməd oğlu (1881, Bakı - 17.3.1919, Bakı). Azərbaycan Xalq Cümhuriyyəti Ensiklopediyası, 389-399нчы бит, Азәрбайҗан Демократик Республикасы, Бакы) — азәрбайҗан кино- һәм театр актеры, режиссер. Азәрбайҗанның беренче кино актеры, опера режиссеры, азәрбайҗан музыкаль театрына һәм һөнәри театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе. 1918 елда Әстерхан татар театры труппасына кабул ителгән Әсткерхан дәүләт татар драма театры. «Милләттәшләр» сайты. Хөсәен Араблинский — Азәрбайҗан театры тарихында, гомумән, азәрбайҗан мәдәнияте тарихында зур казанышлары булган шәхес һәм сәнгатькәр"Sənətkarın taleyi"nin uğurlu səhnə həyatı. 525.az, 24.05.2016.
Тәрҗемәи хәле 1888 елда Бакыда диңгезче гаиләсендә туган. Әтисе иртә вафат булгач, мәдрәсәдә укуын тәмамлый алмаган. Ярлы балалары өчен ачылган «3нче рус-татар мәктәбе»ндә укый, анда педагог һәм театр белгече Хәбиббәк Мәхмүдбәков кул астындагы театр түгәрәгендә укучылар куйган спектакльләрдә катнаша. Рус телен һәм Көнбатыш Аурупа драматургиясен өйрәнә, рус театры спектакльләренә йөри.
Беренче тапкыр 1897 елда Бакыда укучылар куйган спектакльдә чыгыш ясый: Мирза Фәтхгали Ахундовның милли азәрбайҗан театрына нигез салучы, актер (1865–1918) куйган «Ләнкаран ханлыгы вәзире» комедиясендә кияү егет Кәрим ролендә уйный. 1905 елдан башлап, беренче азәрбайҗан театр труппаларында («Ниҗат», «Сафа» һ. б.) һөнәри актер буларак чыгыш ясый, спектакльләрнең режиссеры һәм оештыручысы була. Беренче зур роле — Нәҗәфбәк Вәзировның «Фәхретдиннең кайгысы»нда Рөстәмбәк роле. Кавказ арты, Идел буе, Төньяк Кавказ, Каспий арты шәһәрләрендә, Иранда гастрольләрдә йөри Араблинский Гусейн Мамед оглы. Театральная энциклопедия.
1905 елда «Мөселман актерлары җәмгыяте»нә кабул ителгән. (1854—1926) «Фәхретдиннең кайгысы»нда Фәхретдинне (әлеге роль актерга киң танылу китерә), «Ага Мөхәммәт шаһ Каҗар»ында шаһны, Н. В. Гогольның «Ревизор»ында Хлестаковны, Мирза Фәтхгали Ахундовның «Хаҗи гара»сында Һейдәрбәкне, У. Шекспирның «Отелло»сында Отеллоны һ. б. рольләрне башкара.
1906 елда Дәрбәнттагы гастрольләр вакытында актер гашыйк булган яшь тамашачы кызның фамилиясен (Араблинский) сәхнә тәхәллүсе итеп алганƏrəblinskini Tağıyev öldürtdürüb? - İDDİALARA CAVAB VERİLDİ. teleqraf.com, 2.06.2016.
«Ниҗат» театр труппасына баш режиссер буларак чакырыла. 1907 елдан Х. Араблинский театр режиссеры буларак эшли.
1908 елда – беренче азәрбайҗан (һәм барлык ислам дөньясының) операсының (мөгам-опера) куючы-режиссеры (, Гозәер Хаҗибәков, 1908, Бакы).
1916 елда кинода (телсез кино) төшкән беренче азәрбайҗан актеры («Миллионнар һәм нефть патшалыгы»нда Лютфәли бәк роле, 1916, режиссер (1880—1943)) Hüseyn Arablinski. imdb.com.
1917 елда Әстерханда Гозәер Хаҗибәковның татар телендә куелган «Аршин мал алан» спектакленың режиссеры була. Татарчага 1916 елда Зәйни Солтанов тәрҗемә иткән, рольләрдә Җәләл һәм Сара Байкиннар уйный. Шуннан бирле «Аршин мал алан» күпчелек татар театрларының репертуарына керәТатар театры (1906—1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. 65нче биттә. ISBN 5-7761-1316-4.
1918 елда Әстерхан дәүләт татар драма театры труппасына кабул ителгән.
Үлеме 1919 елның 5 (17) мартында икетуган абыйсы Әбделхалыйг котыртуы буенча Ислам Зәйналов атып үтергән. Ул вакытта бүлмәдә Хөсәен Араблинскийның хатыны, җырчы һәм гитарачы Ася Шишкина булган, ул кем атканын әйткән. Үтерүнең сәбәбе — икетуган абыйсының ир-ат актерларның хатын-кызлар ролен башкаруга тискәре мөнәсәбәте булган, дигән фикер бар, чөнки ул вакытларда хатын-кызларга театрда уйнау тыелган, һәм Х. Араблинский хатын-кызлар ролен дә башкарган. Башка фаразлар да бар.
Хәтер Азәрбайҗан язучысы (Сабит Мәхмүдов, 1910—1970) «Соңгы трагедия» повесте актерга багышланган. Язучы (1943) «Сәнгатькәр язмышы» пьесасы күренекле актерның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли. 1968 елда Сумкаетта ачылган Сумкает дәүләт яшь тамашачы театрына актерның исеме бирелгән Görkəmli Azərbaycan artisti Hüseyn Ərəblinskinin xatirəsini əbədiləşdirmək haqqinda .
Сылтамалар Ərəblinski, Xələfov Hüseyn (Hüseynbala) Məmməd oğlu (1881, Bakı - 17.3.1919, Bakı). Azərbaycan Xalq Cümhuriyyəti Ensiklopediyası, 389-399нчы бит Араблинский Гусейн Мамед оглы. Театральная энциклопедия Hüseyn Arablinski. imdb.com "Sənətkarın taleyi"nin uğurlu səhnə həyatı. 525.az, 24.05.2016
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Азәрбайҗан актерлары Төркем:Азәрбайҗан театр режиссерлары Төркем:Азәрбайҗан опера режиссерлары Төркем:Үтерелгән артистлар