Жан Кастекс (, 1965 елның 25 июне, Франция, Окситания, Жер департаменты, Вик-Фезансак) — француз сәясәтчесе. Франция премьер-министры (3 июль 2020 — 16 май 2022).

Тәрҗемәи хәле

1965 елның 25 июнендә Франциянең көньяк-көнбатышындагы Окситания төбәге Жер департаменты Вик-Фезансак шәһәрендә туган. 1971—1989 елларда Вик-Фезансак шәһәренең мэры вазифасын биләгән оныгы. Жан Кастекс , , тәмамлаган. әгъзасы. Хезмәт юлы Хисап палатасында, 1999—2001 елларда — Воклюз департаменты префектурасында эшли, 2001—2005 елларда Эльзас провинциясенең Хисап палатасына җитәкчелек итә .

2005—2006 елларда — Франциянең сәламәтлек саклау һәм теләктәшлек министрлыгында госпитализация һәм ярдәм оештыру идарәсе (DHOS) директоры була.

2006—2008 елларда — сәламәтлек саклау министры, аннан хезмәт министры вазифасын башкарган Ксавье Бертран кабинетларын җитәкли.

2008 елда — Окситания төбәгенең Көнчыгыш Пиренейлар департаменты (үзәге Перпиньян) мэры итеп сайлана. 2014 елда сайлаучыларның 70 % ын, 2020 елда 75,72 % ын җыеп, янәдән мэр булып сайлана.

2012 елда — Жер департаментыннан депутат булып сайланырга омтылып карый, ләкин социалист кандидатка җиңелә.

2017 елда — премьер-министр Эдуар Филипп Жан Кастексны һәм Паралимпия уеннарын үткәрүгә Париж кандидатурасын яклау өчен ведомствоара делегат итеп билгели Le Gersois Jean Castex nommé Premier ministre pour remplacer Edouard Philippe. La Depeche, 03.07.2020.

2010 елдан 2015 елга кадәр — Лангедок-Русильон төбәк шурасы депутаты.

Президент Николя Саркозиның вәкаләтләренең соңгы чорында генераль сәркатибе ярдәмчесе вазифасын башкара.

2015 елның 29 мартыннан — департамент шурасы депутаты.

2019 елның апрелендә Милли спорт агентлыгын җитәкли Биография Жана Кастекса. ria.ru, 03.07.2020<.

2020 елның 3 апреленнән COVID-19 таралу белән бәйле чикләүләрне акрынлап бетерүне оештыру буенча ведомствоара комиссияне җитәкли.

Хөкүмәт башында Премьер-министр 2020 елның 28 июнендә узган төбәк сайлауларында президент Эммануэль Макрон фиркасенең уңышсыз нәтиҗәсеннән соң үз вазифасыннан киткән. Ул үзе отставкага китү турында гариза биргән һәм президент аны кабул иткән. Икесе дә: «Президент срогының яңа этабын гамәлгә ашыру өчен Франциягә яңа хөкүмәт формалаштырырга кирәк», дип килешкән.

ил буенча төп урыннарны били алмаган. Бердәнбер искәрмә булып, Э. Филиппны Гавр шәһәре мэры вазифасына яңадан сайлау тора Назначен новый премьер-министр Франции. msn.com, 03.07.2020.

Сылтамалар Биография Жана Кастекса. ria.ru, 03.07.2020 Искәрмәләр

Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Франция премьер-министрлары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Франция сәясәтчеләре Төркем:Франция шәһәрләре мэрлары Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары Төркем:Республикачылар фиркасе (Франция) әгъзалары Төркем:Париж сәяси фәннәр институтын тәмамлаучылар Төркем: Милли администрация мәктәбен (Франция) тәмамлаучылар