Анджей Дуда, А́нджей Себа́стьян Ду́да (; 1972 елның 16 мае, Польша Халык Республикасы, Краков) — поляк сәясәтчесе, 2015 елның 6 августыннан 2025 елның 6 августына кадәр Польша президенты (2020 елда яңа бишьеллык срокка сайланган).
Тәрҗемәи хәле 1972 елның 16 маенда Краковта туган. 1984—1990 елларда Краковтагы харцер оешмасы әгъзасы була (пионерлар оешмасы аналогы). 1996 елда хокук һәм идарә факультетын тәмамлаган. 1997 елда үзе тәмамлаган университетта суд эшчәнлеге кафедрасында эшли һәм фән белән шөгыльләнә башлый. 2005 елның гыйнварында хокук фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. 2005 елда шәхси юридик фирмасын нигезли Биографиясе. ТАСС.
1998—2002 елларда — «Азатлык берлеге» фиркасе активисты була, 2005 елгы парламент сайлауларыннан соң «Хокук һәм гаделлек» уң фиркасе белән хезмәттәшлек итә башлый.
2006—2007 елларда — Юстиция министрлыгында дәүләт сәркатибе урынбасары.
2008—2010 елларда — президент Лех Качинский канцеляриясендә статс-сәркатип.
2011—2014 елларда — «Хокук һәм гаделлек» фиркасеннән парламентның түбән палатасы булган Сейм депутаты.
2014—2015 елларда — «Хокук һәм гаделлек» фиркасеннән Европа берлегенең түбән сайлана.
2015 елның 10 маенда узган президент сайлауларында (беренче турда 34,76 %, икенче турда 53 % тавыш җыеп) гамәлдәге президент Бронислав Коморовскины җиңеп, Польша президенты итеп сайлана Глава избиркома Польши: президентом страны избран Анджей Дуда. ТАСС, 25.05.2015/
2020 елда яңа бишьеллык срокка сайланган Анджея Дуду переизбрали президентом Польши на второй срок. ТАСС, 13.07.2020. Моңа кадәр ике срок рәттән Польша президенты булып Александр Квасьневский гына эшләгән.
Польша Конституциясе нигезендә гамәлдәге президент Анджей Дуда 2025 елның 18 мае (1нче тур) һәм 1 июнендә (2нче тур) узган сайлауларда яңадан сайлануга дәгъва кылырга хокуклы түгел, чөнки бу вазыйфаны инде рөхсәт ителгән ике срок биләгән.
Гаиләсе Әтисе Ян Тадеуш Дуда (1949 елның 29 апрелендә туган) — техник фәннәр профессоры. Әнисе Янина Милевская-Дуда (1949) — химия профессоры. Хатыны алман теле укытучысы Агата Корнхаузер-Дуда (1972 елның 2 апрелендә туган). Кызлары Кинга (1995).
Хокук өлкәсендә берничә фәнни публикация авторы. Инглиз телен белә. Тау чаңгысы спорты һәм әдәбият белән мавыга. Президент булгач та, социаль челтәрләрдән актив файдаланучы булып кала, Twitter дагы язмасын шәхсән үзе алып бара. Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт Анджей Дуда биографиясе. РИА Новости Анджей Дуда: вызов или шанс для России . rospol.org Чего ждать от нового президента Польши . carnegie.ru Россия для Анджея Дуды остается агрессором. Как в Польше оценили трехлетнее правление президента. НГ, 9 августа 2018
Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Ягеллон университетын тәмамлаучылар Төркем:Хокук фәннәре докторлары Төркем:Польша юристлары Төркем:Польша президентлары Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары