Сен-Мартен Пуэрто-Рикодан якынча 300 км көнчыгышта һәм Кариб Диңгезенең төньяк-көнчыгышында урнашкан утрау. Мәйданы 87 квадрат метр булган утрау якынча 60:40 нисбәтендә Франция һәм Нидерланд Патшалыгы арасында бүленгән, (53 км², 300 кв. миль) әмма ике өлеш халык саны буенча якынча тигез. Бүлү 1648 елга карый. Көньяк Нидерланд өлеше Синт Маартеннан гыйбарәт һәм Нидерланд Патшалыгын тәшкил иткән дүрт илләрнең берсе булып тора. Төньяк Франция өлеше Франция диңгезарты территориясе булып тора.

Төбәк гимны

Төньяктагы француз телле өлеше Сен-Мартен, көньяктагы нидерланд теллесе Синт-Маартен дип аталган утрауда... инглиз теле өстенлектә. Утрауның уртак гимны да (чынбарлыкта ул – күңелле халык җыры) шул телдә язылган. “O Sweet Saint Martin's Land!” (Әй, гүзәл Сент-Мартин!) дип атала.

Where over the world, say where,

You find an island there,

So lovely small with nations free

With people French and Dutch,

Though talking English much,

As the Saint Martin in the sea.

Chorus:

O sweet my Fatherland,

So bright by beach and strand,

With sailors on the sea and harbors free,

Where the chains of mountains green,

Variously in sunlight sheen.

|: Oh, I love thy Paradise,

Nature beauty fairly nice. :|

How pretty between all green

Flamboyants beaming gleam

Of flowers red by sunlight set.

Thy cows and sheep and goats

In meadows or on the roads

Thy donkeys keen I can't forget

Chorus.

Saint Martin, I like thy name,

In which Columbus fame

And memories of old are closed.

For me a great delight

Thy Southern Cross the night

May God the Lord protect thy coast!

Chorus.Дөнья түренә син бак,

Бер утрауны шунда тап,

Тыңла азат французлар сүзен,

Нидерландча кыл син гәп,

Сөйләш инглизчә күбрәк –

Һәм күрерсең Сент-Мартин йөзен.

Кушымта:

Минем гүзәл Ватаным,

Иркен комлы ярларың,

Яңгырый азат диңгезче җыры,

Яшел таулар чылбырын

Яктырта кояш нуры.

|: Сөям бу җир җәннәтен

һәм ямьле табигатен. :|

Күңелле яшеллегең,

Балкышлы якты күгең,

Кызыл гөлләрең нурга чумган.

Куй-кәҗә, сыерларың,

Болыннарың, юлларың,

Ишәкләрең күңелемә уңган.

Кушымта.

Сөям Сент-Мартин исемең –

Саклый ул Колумб җисемен,

Үткән заманнар фатихасын.

Күңелем шатлыкка тулгач,

Төнлә балкый Көньяк Хач;

Ярларыңны Хак ярлыкасын!

Кушымта.

Искәрмәләр

Төркем:География