Воткинск (, ) – халык саны буенча Удмуртиянең өченче шәһәре, Воткинск районының үзәге.
Халык саны – 99 022 кеше (2010).Воткинск
Исем чыганагы Воткинск үз исемен Вотка елгадан ала, ә ул, үз чиратта, үз исемне «вот» («удмурт») сүзеннән ала.http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/votkinsk/index.html
География Шәһәр Вотка елгасы өстендә, Ижаудан 55 километрга төньяк-көнчыгышрак урнаша. Шәһәр аша тимер юл уза.
Тарих Воткинск 1757 елда Воткинск тимер җитештерү заводы төзелеше вакытында бистә буларак нигезләнә. Ләкин шәһәр нигезләү датасы 1759 ел дип санала – шул елда завод эшли башлый.
1796 елдан – Вятка губернасы Сарапул өязе составында.
1921—1923 елларда – Пермь губернасы, 1923—1934 елларда – Урал өлкәсе составында.
1926 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1934—1937 елларда – Киров крае һәм Киров өлкәсе составында.
1935 елда шәһәр статусын ала. 1937 елда Киров өлкәсе составыннан Удмурт АССР составына тапшырыла.
Халык 1897http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/votkinsk/index.html 1931http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/votkinsk/index.html 1939http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/votkinsk/index.html 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 ~21 000 ~28 200 ~38 600 59 666 74 088 89 779 103 509 99 441 99 022
Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 57,5%60,7% арлар 33,8%31,5% татарлар 3,7%3,5%
Икътисад «Воткинский завод» ААҖ – ракета техниканы, нефть-газ җиһазларны, станокларны, көнкүреш техниканы җитештерү; Радиотехнология җиһазлар заводы; Тимер-бетон конструкцияләр заводы; һ. б.
Мәгариф Медицина училищесы Педагогик училищесы Ижау дәүләт техника универистетының филиалы Удмурт дәүләт университетының филиалы
Шәһәрдә туганнар Петр Чайковский – рус композиторы, дирижеры, педагогы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, музыкаль журналист.
Моны да карагыз Воткинск сусаклагычы
Искәрмәләр
Төркем:Удмуртия шәһәрләре Төркем:Удмуртия район үзәкләре Төркем:Воткинск