Ырынбур губернасы (, ) — 1744—1782 һәм 1796—1928 елларда Россия империясе һәм РСФСР составында административ берәмлек.

Губернаның үзәге — Ырынбур шәһәре.

География

Чиктәшлек Як Губерна/Өлкә Төньяк-көнчыгыш Пермь губернасы Төньяк-көнчыгыш Уфа губернасы Көнбатыш Самар губернасы Төньяк-көнбатыш Җаек өлкәсе Көньяк Тургай өлкәсе Көньяк-көнчыгыш Акмола өлкәсе Көнчыгыш Тубыл губернасы

Тарих Ырынбур губернасы 1744 елда оеша. 1752 елда аңа Әстерхан губернасыннан Гурьев (соңрак Җаек губернасына тапшырыла) шәһәре күчә; 1773 елда Ырынбур губернасы составына Казан губернасыннан Самар шәһәре күчә.

1775 елда өч провинциягә бүленгән: Ырынбур провинциясе Исәт провинциясе Уфа провинциясе

1782 елда Уфа барлыкка килә; үз эчендә ул Уфа һәм Ырынбур өлкәләренә бүленгән. Уфа өлкәсенә сигез өяз теркәп куелган: Уфа өязе Бөре өязе Минзәлә өязе Бөгелмә өязе Богыруслан өязе Бәләбәй өязе Стәрлетамак өязе Чиләбе өязе Ырынбур өлкәсенә дүрт өяз теркәп куелган: Ырынбур өязе Верхнеуральск өязе Бозаулык өязе Сергиевск өязе Гурьев һәм Җаек шәһәрләре Әстерхан губернасы составына тапшырылалар.

1796 елда Уфа Ырынбур губернасына әйләнә. 1802—1865 елларда губернаның үзәге Уфа булды. 1850 елда, Самар губернаның барлыкка килүе аркасында, аңа Бөгелмә, Бугуруслан һәм Бозаулык өязләре тапшырылалар.

1865 елда Ырынбур губернасы составыннан Уфа губернасы аерылып чыгарыла.

1919 елда Ырынбур губернасы составыннан Чиләбе губернасы аерылып чыгарыла.

1928 елда Ырынбур губернасы юкка чыгыраыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсенә кертелә.

Административ бүленеш

thumb|300px

№ Өяз Өяз шәһәре Мәйдан, чакрым² Халык саны (1897), кеше 1 Верхнеуральск өязе Верхнеуральск (11 095 кеше)43 768,5223 245 2 Ырынбур өязе Ырынбур (72 425 кеше)32 691,1555 653 3 Орски өязе Орски (14 016 кеше)40 806,5206 944 4 Троицк өязе Троицк (23 299 кеше)20 551,1201 231 5 Чиләбе өязе Чиләбе (19 998 кеше)28 893,7413 072

1918-1928 елларда үзгәрешләр 1919 елда Ырынбур губернасы составыннан Чиләбе губернасы аерылып чыгарыла; шул ук елда губернаның кисәге Башкортстан АССР составына тапшырыла.

1922 елда Исаево-Дедово өязе барлыкка килә; 1923 елдан ул Кашинрнск өязе исемен йөртә. 1927 елда барлык өязләре юкка чыгарылалар һәм районнар оештыралар.

Халык

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча): Ырынбур губернасы (1 600 145 кеше): Тел Кешеләр саны % рус 1 126 040 70,37 башкорт 254 561 15,91 татар 92 926 5,81 украин 41 541 2,60 мордва 38 403 2,40 типтәр 16 877 1,05 алман 5 457 0,34 чуаш 5 064 0,32 казакъ 4 971 0,31 мишәр 4 898 0,31 белорус 2 247 0,14 яһуд 1 844 0,12 поляк 1 696 0,11 калмык 1 203 0,08 чегән 514 0,03 башка төрки төлләр 466 0,03 коми 284 0,02 латыш 226 0,01 сарт 173 0,01 башка телләр 754 0,05Өязләрдә тел буенча состав: Өяз рус башкорт татар украин мордва мишәр һәмтиптәр чуаш казакъ Верхнеуральск 65,5 % 19,7 % 5,4 % … 1,3 % … … … Ырынбур 68,4 % 10,2 % 8,6 % 5,4 % 4,7 % 7,1 % … … Орск 40,1 % 42,8 % 6,8 % 4,3 % 3,7 % … 1,0 % … Троицк 82,2 % 7,4 % 7,4 % … … … … 1,1 % Чиләбе 85,1 % 12,3 % … … … … … …Дини состав: Дин Кешеләр саны % Православиединдәгеләр 1 600 145 73,42 Мөселманнар 365 543 22,84 Староверлар 49 984 3,12 Башка диннәр 9 746 0,61

Губернаның җитәкчелеге

Хәрби губернаторлар Исем Иосиф Игельстрем 1795—1798 Николай Бахметев 1798—1803 Григорий Волконский 1803—1817 Пётр Эссен 19.01.1817—07.02.1830 Евгений Головин 07.02.1830—21.04.1830 Павел Сухтелен 21.04.1830—15.04.1833 Василий Перовский 15.04.1833—07.05.1842 Владимир Обручев 10.05.1842—20.03.1851

Губернаторлар Исем Иван Неплюев 1744—1758 Афанасий Давыдов 1758—1762 Дмитрий Волков 1763—1764 Авраам Путятин 1764—1768 Иван Рейнсдорп 1768—1781 Иван Баратаев 1797—28.09.1799 Иван Курис 1799—27.06.1800 Карл Глазенап 27.06.1800—1802 Алексей Враский 1802—1806 Иван Фризель 1806—1809 Михаил Веригин 1809—1811 Матвей Наврозов 1811—1822 Григорий Нелидов 1822—1827Дебу Иосиф Львович 07.06.1827—02.12.1832 Николай Жуковский 02.12.1832—13.04.1835 Авксентий Гевлич 13.04.1835—29.05.1840 Вакансия 1840—29.05.1841 Иван Талызин 29.05.1841—14.05.1844 Вакансия 14.05.1844—30.03.1846 Николай Балкашин 30.03.1846—07.12.1851 Яков Ханыков 07.12.1851—03.03.1856 Ипполит Потулов 03.03.1856—14.02.1858 Егор Барановский 14.02.1858—23.06.1861 Григорий Аксаков 23.06.1861—11.06.1865 Константин Боборыкин 11.06.1865—11.03.1875 Егор Зенгбуш 11.03.1875—03.01.1878 Михаил Астафьев 16.02.1878—01.07.1884 Николай Маслаковец 12.08.1884—21.01.1892 Владимир Ершов 21.01.1892—04.08.1899 Яков Барабаш 03.10.1899—02.1906 Фёдор Таубе 02.1906—14.11.1906 Владимир Ожаровский 14.11.1906—04.09.1911 Николай Сухомлинов 04.09.1911—1915 Михаил Тюлин 1915—1917

Искәрмәләр

Төркем:Ырынбур губернасы