Индерка яки Госман () — Пенза өлкәсенең Сосновоборск районына керүче зур татар авылы. Сура (Сыры) елгасы буенда урнашкан. Сосновоборск районының татар мәдәнияты үзәге булып тора.

Авылда 2007 елда 4261 кеше яшәгән.

Индеркада 5 мәчет (берсендә мәдрәсә), 2 мәктәп (урта һәм музыка), 15 кибет, почта, мәдәният йорты, хастаханә, картлар йорты бар. Тарихи мәгълүмат

Авыл атамасы - Усман дигән кеше исеменнән чыккан. Икенче исеме Индер - йә ындырдан, йә чуаш исеме Индердән, дөрестән дә бу якларда кайчандыр болгар-бортаслар яшәве билгеле.

Госманны 1720 елларда лашманчы татарлар нигезләгән. Төп фамилияләр Акчуриннар – 54 гаилә; 11.Ернеев – 24 гаилә; Баишев – 52 гаилә; 12.Гафаров – 24 гаилә; Абдуллин – 41 гаилә; 13.Кәримов – 23 гаилә; Куликов – 35 гаилә; 14.Казаев – 23 гаилә; Зәбиров – 34 гаилә; 15.Аббясов – 22 гаилә; Кафтаев – 33 гаилә; 16.Козырев – 22 гаилә; Мельзетдинов – 31 гаилә; 17.Әхмәтов – 21 гаилә; Мишкин – 28 гаилә; 18.Еникеев – 21 гаилә; Имангулов – 26 гаилә; 19.Купаев – 21 гаилә.

Искәрмәләр

Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1881 Таһир Ильяси «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе язучылексикографгалимуниверситет профессорыматематик «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1933 Вологда өлкәсе

Таһир Ильяси, гарәп теле һәм әдәбияты белгече, математик. Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары Татар халык риваятьләре һәм легендалары / С.М. Гыйләҗетдинов. – Казан: Раннур, 2000

Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары