Толья́тти (тат. Тәләтти https://tnv.ru/tat/tv-projects-item/k-mit-vit/ Кәмит Җәвит, 31.12.2022, 12-13 мин., 1964 елга кадәр Ста́врополь, Ыстарапул; яки Ста́врополь-на-Во́лге, Идел буендагы Ста́врополь ) — Самар өлкәсендәге шәһәр, Ставрополь районы административ үзәге. Регион үзәге булмаган шәһәрләр арасында халык саны буенча Россиядә иң зур шәһәр.
Тольятти машина төзүчеләр шәһәре буларак дан тота. Тольяттиның гомуми халкы 720 мең. Руслардан кала, татарларның икенче урында булуы, заманында күпләрнең Тольяттига машина төзү заводларына эшкә килүе белән бәйле. Шәһәрдә татарлар саны кырык меңнән артык.
Шәһәрнең йөзек кашы – Тольяттиның техник музее. Утыз сигез гектар мәйданда биш йөздән артык төрле экспонат урнашкан. Тарихи белешмә 1737 елда Василий Татищев тарафыннан дала халыкларыннан ныгытма буларак һәм чукындырылган калмыкларны җиргә утырту максатында корыла. XIX- XX гасыр башында Россиядә климатик курорт һәм кымыз белән дәвалану урыны буларак таныла. 1953—1955 елларда Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле биегрәк урынга күчерелә, ә шәһәр урыны су астында кала. 1964 елдан итальян коммунисты Пальмиро Тольятти исемен йөртә. 1970-елларда АвтоВАЗ заводы төзелү белән халык саны кискен арта. Бу предприятие әлегечә шәһәрнең төп терәве булып тора.
Халык
1856http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/toljatti/ 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1287 1913 1926 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~4 200 5 969 ~9 900 ~6 000 ~9 300 61 281 250 853 502 036 630 543 702 879 719 514 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 83,2% 86,1% татарлар 3,8% 4,1% украиннар 2,8% 2,1% мордва 2,0% 1,8% чуашлар 1,8% 1,6%
Административ бүленеш Тольятти өч районына бүленә: Автозавод районы () Комсомол районы () Үзәк районы ()
Икътисад Бүген “АвтоВАЗ”да 110 мең кеше хезмәт куя. Самар өлкәсендә “АвтоВАЗ”га бәйле тагын өч йөзләп предприятие бар һәм аларда 1,5 миллион кеше эшли.2008 елда кризис башланганнан бирле Россиядә барлыгы 731 мең кеше эшсез калган. Шуның 12 мең 315е – Тольятти шәһәрендә.
Ел саен зурлап Сабан туе уздырыла. Тольятти татарлары, беренчеләрдән булып, 2001 елда ук Сабантуйда исерткеч эчемлекләр сатудан баш тартты. Шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе каршында “Асыл” татар яшьләре оешмасы эшли. 81 нче, 37 нче, 27 нче мәктәпләрендә татар теле укытыла. 81, 62 нче мәктәпләре каршында татарча көрәш секцияләре эшли.
Дин Православие Тольятти епархиясе Спас-Преображение соборы Ислам
Тольятти җәмигъ мәчете – бу калада яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, күккә ашкан 38 метрлы манаралы, 2500 кешене кочагына сыйдырырлык бу иман йорты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылды. Шәхесләр Вероника Никитина (Гаранина, 1992), гандболчы, халыкара класслы спорт мастеры. Тышкы сылтамалар Яндекс.Панорамаларда Искәрмәләр
Төркем:Самар өлкәсе Төркем:Самар өлкәсе шәһәрләре