Турминский земство мәктәбе () — Татарстанның Кайбыч районы Турминский авылында урнашкан тарихи бина.Онлайн - энциклопедия Tatarica.

Тарихы Казан губернасы Зөя өязе Турминский авылында земство мәктәбе өяз земство акчасына төзелә һәм 1872 елда ачыла, ачылган вактта биредә 75 ир бала, 25 кыз бала укыган.

1926 елдан бинада балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп урнаша, соңрак – тулы булмаган урта, 1970 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2013 елда мәктәп ябыла.

Мәктәп бинасы һәм мәктәп каршындагы хезмәткәрләр бинасы сакланса да, биналар хәзер тузган хәлдә, буш тора.

Урнашкан урыны

Земство мәктәбе хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Турминский авылы Үзәк урам 47 йорт адресы буенча урнашкан. Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Кайбицы: путешествие в подсознание республики.

Төркем:Кайбыч районы истәлекле урыннары Төркем:Кайбыч районы мәктәпләре