Вигабатрин контрольсез гомуми өлешчә өянәкләрне дәвалау өчен икенче чираттагы антиэпилептик препарат буларак һәм сабыйлар тартышуында беренче чираттагы монотерапия буларак кулланыла (Вест синдромы). Кайбер авыруларда терапия башланганнан берничә ай яки елдан соң ике яклы концентрик яки биназаль күрү кыры кимчелекләре үсеш ала. Даруны туктатканда кимчелекләр саклана, ләкин дәвалауны дәвам иткәндә алар көчәйми. Димәк, токсик йогынты сайланма холыклы һәм дозага бәйле түгел. Офтальмоскопиядә, кагыйдә буларак, гадәти күренешне күзәтәләр, тик аз санлы авыруларда төрле үзгәрешләр була ала, мәсәлән, КНД борын ягы (кайтма) атрофиясе, артериолларның тараюы, аномаль макуляр рефлекслар һәм җыерчыклык. Беренчел тикшерү дәвалау башланганчы тәкъдим ителә. Кабат караулар 6 ай саен 3 ел дәвамында, ә аннары ел саен башкарырга кирәк (патология булмаганда).
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Фармакология