Тибет бик борынгы ике мәдәният үзәгендә - Һиндстан һәм Кытай арасында урнашкан, әмма аның географик урыны гамәлдә икесеннән дә аерым итә. Тибетлар Үзәк яки Көнчыгыш Азиядән чыккан дип әйтеп булмый, әмма телләре сино-тибет телләренә керүенә караганда (Кытай һәм бирма телләре белән), икесеннән кушылып барлыкка килгәндер дип фараз корырга була. Шуңа карамастан тарихи мәгълүматлар тибет мәдәнияте күршеләрен бәйсез рәвештә яшәп килгәнен күрсәтә.
Алтарих Тибетта (Тингри) табылган иң борынгы артефактлар 50 мең ел элекке дип бәяләнә, болар таш балта һәм кыргыч. Неолит б.э.к. VI гасыр белән билгеләнә, керамика, малчылык һәм китмәнләп җир эшкәртү эзләре табыла (Каруй — Чамду янында) Чойгун мәдәнияте бронза гасырына карыйАрхеология Тибета.
Чангтан Калкулыгында алтарихка караган (тимер гасыр) каберләр бар, тик әлегә анык кына аңлатмалар юк. Тибет язмаларына караганда, Шангшунг иленнән Бон дине башланган.Чогьял Намкай Норбу. Драгоценное зеркало древней тарихи Шанг-Шунга и Тибета. Москва, изд. Шечен-Ганга Иртә тарих чоры VI гасыр ахырында VII гасыр башында күтәрелгән Ярлунг династиясе әкренләп күрше кабиләләрне үзенә буйсындырып, Тубо патшалыгы төзи. Ярлунг династиясе вакыты әдәбияттә тәфсирләп яктыртылганКузьмин С. Л. Скрытый Тибет. история независимости и оккупации. С.Петербург, изд. А. Терентьева, 2010, с.14-25. . Мәгәр хронологиясе буенча бәхәсләр бар. Тибет хәкимнәре һәм Тан династиясе (Кытай) арасында династия гаиләләре корыла, Кытай һәм Тибет халкының сәяси, хуҗалык һәм мәдәни бәйләнешләре алга таба да үсешә бара. IX гасырда Тубо патшалыгы бүленә. Тибет тарихында моңа кадәр чор идарәсе «гамбо» дип атала, ә алга таба 300 ел — бүленеш чоры. Хәкимнәр үз-ара дошманлаша. Кытайда бу вакытта шулай ук болганышлар булып тора, илдә әледән-әле власть алмашына һәм сугышлар бара. XIII гасыр уртасында Тибет Монгол империясенә буйсындырыла. Кытай Монгол империясеннән чыккач, Кытай империясе Мин Тибеттан югары дин башлыкларын һәм район администрацияләрен тәгаенләүне тәртипкә салдырта алмый. Тибетның барлыкка килүе риваятьләре Беренсе патша Ньяти-цэнпо (Gnya'-khri-btsan-po) күктән төшкәнме, Һиндстаннан килгәнме - аны илаһ сыман күреп зурлыйлар. Ул һәр чак күк белән җеп аша сөйләшеп торган, үлмәгән, ә шул җеп буйлап күккә менеп киткән. Риваять патша Дигум-цэнпо (Dri-gum-brtsan-po) ата караучысы белән сугышып киткән дә, күккә бәйләнгән җебе өзелеп, үтерелгән. Дигум-цэнпо һәм башка патшалар гади кешеләр кебек үлгән, аларны яндырып җирләгәннәр.
Лхатотори Ньянцэн (Lha tho-tho-ti gnyan-btsan) идарәсендә күктән изге язмалар tsinta ma ni’i gzungs («Чинтамани-дхарани») һәм spang bkong phyag rgya ma төшә. Күк елъязмада бәлки бу күккә табынучылар (Бон дине) уйлап чыгарылгандыр, гамәлдә аларны Буддхаракшита (Лосэмцо) һәм тәрҗемәче Литэсэ алып килгән дип хәбәр ителә.
Тибет империясе
Тибет тарихы VII - XI гасырларда җентеклерәк сурәтләнгән, империя ул мәл көньякта Бенгалиядан башлап (Һинд океаны) төньякта Монголияга кадәр җирләрне биләп яткан. Иң куәтле чагында империяга хәзерге Бангладеш, Ассам, Бутан, Аракан җирләре кергән.
Тибетлар Һиндстанга караганда Кытайга күбрәк каршылык күрсәткән.
Тарихта тәүге телгә алыну Тибет тарихта Клавдий Птолемей «География»сендә βαται дигән атама белән телгә алынган, грек транскрипциясендә - Bod. Алга таба Тибетны Кытай текстларында Fa дигән атама белән язганнар. Тибет тарихында башка чыганаклар белән дә расланган язма патша Намри Сонгцене (Gnam-ri-slong-rtsan) турында, ул Кытайга җиденче гасырда илче җибәргән булган (Beckwith, C. Uni. of Indiana Diss. 1977).
Ярлунг династиясе
Ярлунг династясе турында Сонгцен Гампо патша идарәсе вакытыннан языла башлаган.
Сонгцэн Гампо идарәсе (617 - 650 )
Патша Сонгцэн Гампо чорында Тибетка буддизм килә.
Сонгцен Гампо Кытайдан император кызын сораткан, әммә кире кагылган. Шунда ул Кытайга каршы яу ачкан һәм Кытай император ризалашырга мәҗбүр булган. 640 елдагы никахтан соң Тибет белән Кытай арасында озак тынычлык урнаашкан.
663 елда тибет армиясе Тогон дәүләтен басып алган.
Сонгцен Гампо үлгәннән соң власть оныгына күчә, гамәлдә ил белән министр идарә итә башлый, ә буддизм көчсезләнә.
Трисонг Децен идарәсе (755—797)
Патша Трисонг Децен илдә Будда тәгълимәтын торгыза, Һиндстани бөек һинд гуруларын чакыра, санскриттан тәгълимат текстларын тәрҗемә итә һәм будда сангхасы оештыра. Үзәк Тибетта Самье монастырь университеты ачыла, ул һамангача буддизмның мөһим үзәкләренең бересе булып кала.
Трисонг Децен чорында атаклы Самье монастыренда Кытай монахы Хэшан һәм тантрасы Камалашила арасында ике еллык дискуссия була. Патша Трисонг Децен диспутта Камалашида җиңүен игълан итә, шуннан бирле Тибетта тантралы буддизм ныклы колач ала.
Идарә итә башлаганда империя бөлгенлектә була, ил чигендә болганышлар була, көнбатышта гарәпләр якынлаша. 763 елда Трисонг Децен Кытай Кысымына җавап итеп 200 меңлек сугышчы белән Кытай башкаласы Чанъанга барып җитә. Кытай императоры качып китергә мәҗбүр була. 783 елда солых төзелә, Тибетка Кукунор җирләре бирелә.
Трисонг Децен көнбатышка, Оксус елгасы ягына да барып карый, анда гарәп хәлифе Һарун әл-Рәшид белән бәрелешә. Хәлиф Кытай императоры белән Тибетка каршы килешүгә керешә, нәтиҗәдә Трисонг Децен экспансиясе туктатыла. Алга таба 797 елга кадәр Трисонг Децен ике якта - көнбатышта гарәпләр, төньяк һәм көнчыгышта Кытай белән сугышлар алып бара.
Ралпачан идарәсе (815—838) Ралпачан, Трисонг Децен оныгы, Непалдан, Һиндстаннан, Кытайдан, Кашмирдан осталар чакырып будда храмнары һәм монастырьлары төзеттерә башлый. Ул идарәлеккә монахларга баш министрлар белән бер дәрәҗәдә тавыш бирү хокукы бирә.
Аның чорында дәүләттә будда китаплары санскриттан тибет теленә күпләп тәрҗемә ителә.
822 елда Кытай белән тибетлар биләгән җиренә хокук расланган солых төзелә.
Ралпачана чорында империя көчсезләнә, хәкимлек интригаларга күмелә, Бон дине тотучылар ризасызлык күрсәтә. Ландарма идарәсе (838—841) Инкыйлаб булып, патша Ралпачан үтерелә, властька Ландарма килә, ә ул Бон дине тотучылар ягында була, буддистларны эзәрлекли башлый. Монахлар һәм галимнәр тирәнлекләрдә яшеренә яки илдән чыгып китә. Ландарма үлгәч, империя вак патшалыкларга таркала: Гуге, Ладак, Пулань һәм башкалар. Шул мәлдән тибет тарихы бер ничә йөз ел системалы яктыртылмый.
Вакланган Тибет (842—1247) Ландарма үлгәч тәхет өчен талаш китә. Граждандар сугышы башлана, ул Сакья мәктәбе илгә идара итүне үз кулына алганчы дәвам итә. Ландарманың улымы, энесе Вёсун Лхасаны, ә варисы Юймтэн Ярлунгны яулап ала,шунда үз династиясенә нигез салаTsepon W. D. Shakabpa, Tibet, a Political History (New Haven: Yale, 1967), 53.
Вёсуна улы Пэлкорцэн (Пэл Корцэн) үзәк Тибетның зур өлешен кулында тота, ике ул үстерә. Тикьимдин улы югары Нгарига китеп, Үзәк Тибеттың дәрәҗәле кызына өйләнә, аннан көнбатыш династия китәPetech, L. The Kingdom of Ladakh. (Serie Orientale Roma 51) Rome: Instituto Italiano per il Medio ed Estremo Oriente, 1977: 14-16
Тибет Империясе 842 елда таркалгач, борынгы патшалар токымы Ньима-Гон Ладак династиясенә нигез сала. Кайде, аның баш баласы, Мар-юлда (Ладак) идарә итә башлый, ике кече улы көнбатыш Тибетка баш була, Гуге һәм Пу-ран патшалыкларын төзи. Соңрак олы улы Гуге будда монахы булып китә (тибет буддизмының икенче этабы). Кече улы Сон-э дәүләт эшләрен башкара; аның уллары династияне дәвам итәHoffman, Helmut, «Early and Medieval Tibet», in Sinor, David, ed., Cambridge History of Early Inner Asia Cambridge: Cambridge University Press, 1990), 388, 394. Shakabpa, 56.
Үзәк патша хакимияте үзәк Тибетны 842 - 1247 елларда бөтенләй контрольдә тотмый, тик буддизм Камада ныгый даты </ref>), Буддизм төньяк-көнчыгыш Тибетта да торгызыла. Вёсунның бер варисы 10 егетне Гёнпа Рабсэлга укырга җибәрә. Яшь галимнәр 1042 ел башында Атишины чакырып китерә һәм Буддизмны көньяк Тибетта таратуга ирешә. Бу төбәктә тәгълимат көчле була һәм Сакья монастыре-мәктәбе ачыла (1073)Grunfeld 1996, p37-38. Hoffman, 393. Shakabpa, 54-55. Алга таба ике гасырда Сакья сәяси, дини һәм мәдәни планда алга чыга. Монастырь Цурпху 1155 елда төзелә.
Төньяк-көнчыгышта (Тибет тан-тибет сугышларында яулаган җирләр) Гусыло дәүләте барлыкка килә.
Тибет теократиясе
Буддизмны торгызү Ландарма үлгәч, Тибет берничә кенәзлеккә таркала.Буддизм эзәрлекләнми, әмма үзәк хәкимлектән яклау тапмый. Вёсун һәм Пэл Корцэн храмнар һәм монастырьлар төзүне дәвам итә.
Камнан монахлар килгәч, инаныч куәтләнә башлый. Буддизм 901—1009 елларда көчсезләнеп калган була. Яңа галимнәр килә, алар храмнар төзетә. Дин Камсун Сан-кханда монах общиналары барлыкка килә. 978 елда У-Цангадан алтаудип аталган төркем килә һәм күпләрне монахлыкка кабул итә.
Пэл Чувори скитында өч монах булганИх называют «Три учёных из Тибета» Bod kyi mkhas pa mi gsum . Они похоронены в Синине алар Винае китапларын алып көнбатыш Тибетка Качкан. Төндә генә атлап, алар Арига барып җиткән (Тибет)|Ари. шуннан Уйгырстанга барып җиткән булырга тиешләр.
Монгол империясе Юань
Күренекле Тибет будда остазларының бер никадәре монгол хәкимнәре сарайларында көн күрә. Бу Тибетны монголларның тар-мар итеп бөтүеннән саклап кына калмый, тибет традицияләрен монгол халыклары арасында да тарата, күчмәләрнең тормышын рухи якка үзгәртә
1227 елда Чыңгыз хан гаскәрләре Тангут дәүләте Си Сяны тар-мар итә, анда туры идарә урнаштыра. 1239 елда Бөек хан Угедей улы Годан-хан Тибетка хәрби разведка җибәрә. Анда барган Дорда-дархан Тибетта бер ничә будда мәктәбе булуын, иң йогынтылысы Сакья мәктәбе икәнен хәбәр итә.
1245 елда Годан сараена аның чакыруы буенча Сакья мәктәбе җитәкчесе Сакья-пандита (1182—1251) үзенең үсмер туганы Пагба-лама белән килә. Сакья-пандита атаклы буддист остаз, будда традицияләре буенча күп китаплар язган була. Ул Годан сараенда калып, буддизмның гуманистик нигезләренә өйрәтә. Ул Монгол империясе белән Тибет арасында тынычлык, тотрыклылык булуга йогынты ясап тора. Чыңгыз хан Ясасына ярашлы яшәгән монголлар бар диннәргә ихтирам белән караган, монастырь һәм чиркәүләрдән салым алмаган, шуңа аларга бу аңлаешлы булган . Аерым дөньяви хәкимнәрнең салым түләмәве Тибетка 1251 елда гына, Сакья-пандита үлгәч кенә, һөҗүм итүгә китергән.
1253 елда Сакья-пандитаны булачак император Һүбиләй Пекинга чакырган булган, әмма ул үлгәч, үсмер Пагба-ламаны җибәрә. 1260 елда Һүбиләй үзен император дип игълан итә, Пагба-лама «дәүләтнең остазы» булып китә. Тибет буддизмның абруе бар Монгол империясендә үсеп китә. Һүбиләй тибет буддизмын Кытай мәдәнияте даосизм һәм конфуцианлыгын кертмәс өчен файдалана. Пагба-лама аның кушуы буенча монгол шакмак язуын барлыкка китерә, ул империянең барлык телләре өчен ( монгол, тибет, уйгыр һәм Кытай) кулланылырга тиеш була. Һүбиләй Пагба-ламага Тибетта 13 өлкәдә дини башлык булуны йөкләтә, Пагба-лама дөньяви хакимияте тәгаенли алган. 70 ел чамасы Тибет теократик дәүләт була. Монголлар Тибетка чираттагы һөҗүмне 1281 елда ясый, чөнки Пагба-лама ул үзе тәгаенләгән дөньяви хәким Гунга-Сангпо агулап үлергән дигән хәбәр килеп җитә.
Һүбиләй чорында Тибетта бер ничә тапкыр халык исәбе алына, Сакья монастыре белән Ханбалык (Пекин) арасында 27 ям (почта) станциясе эшләтә. Монгол императорлары монастырьлар ремонтлауга акча бүлә торган булган.
Карма Кагью Пекиндагы соңгы монгол императоры Тогон-Тэмур вакытында йогынты ясый башлый һәм Кармапа Ранчжунг Дордже Тогон Тэмурга таҗ кидерүдә була,ә яшь Ролпэ Дордже императорны 3 ел укыта. 1368 елда халык баш күтәреп, Кытай Монгол империясеннән аерыла. Тогон-Тэмур монгол далаларына кача, 1370 елда үлеп кала.
Дрикунг-Кагью шулай ук Тибетта өстөнлек алырга тырыша. 1290 елда Сакья һәм Дрикунг монастыре арасында кораллы бәрелеш була, монголларга кысылырга туры килә һәм Дрикунг яклыларны басылдыра.
Дрикунг Сакьяга Каршы булып кала, монгол империясе хәлсезләнгәч, 1354 елда Дрикунглардан Чангчуб Гьялцен Тибетның дөньяви җитәкчесе булып китә.
Гэлуг мәктәбе күтәрелү