Минтимер Шәрип улы Шәймиев (, ) — Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты (1991—2010), Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе (2010 елдан).
Биография Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.
М. Ш. Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында рәисе булып тора).
1954 елда М. Ш. Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
1969—1983 елларда —ТАССР-ның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры. 1983 елда —ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары. 1983—1985 елларда — СБКФ-ның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 1985—1989 елларда — ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе. 1989—1990 елларда — СБКФнең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре. 1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994—2001 елларда Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.
2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000—2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).
2001 елның 1 декабреннән «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы рәистәше.
Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте.
2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
2010 елның апреленнән «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Россиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Россия тарих җәмгыяте әгъзасы.
Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы, ике улы — Айрат (1962), Радик (1964).
Бүләкләр Дәүләт бүләкләре
Ленин ордены (1966) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971) Октябрь Революциясе ордены (1976) Халыклар дуслыгы ордены (1987) IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденыРФ президенты Указы 14.01.2014 (2014) III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2010) II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (1997) I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2007) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (1997, 2007, 2008) Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2008). «Дуслык» ордены (Татарстан) (2015). «Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (Дагыстан) (2017). 2017 РФ Хезмәт Каһарманы — «дәүләт һәм халык алдындагы аеруча хезмәтләре өчен»Указ Президента РФ от 25.04.2017 о присвоении звания Героя Труда РФ. 2020 елның 26 августында РФ Хезмәт Каһарманы М. Ш. Шәймиевның кече Ватаны — Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында бюсты ачыла «В гостях у дедушки»: бюст Минтимера Шаймиева установили на родине Героя Труда. БИЗНЕС Online, 26.08.2020Гөлнар Гарифуллина. Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды. Татар-информ, 26.08.2020. 2021 — 1нче дәрәҗә Изге Андрей Иконописец ордены () ― Казанның Изге Ана иконасы соборын торгызуга зур өлеш керткән өчен Патриарх Кирилл вручил награды представителям Татарстана в рамках освящения воссозданного собора Казанской иконы Божией Матери. vverh-tatarstan.ru, 21.07.2021. 2022 — Изге апостол Андрей Первозванный ордены (ru) ― дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен Минтимер Шаймиев награждён орденом Святого апостола Андрея Первозванного. Президент России
Җәмәгать бүләкләре Татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге лауреаты; Россия Федерациясе Журналистлар берлегенең «Матбугат белән аралашкандагы ачыклыгы өчен» премиясе; Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәга палатасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе тарафыннан булдырылган «Көмеш укчы» дигән беренче милли премия лауреаты; 1997—1998 еллар сезоны йомгаклары буенча «Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен» номинациядә «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты; «Ел Президенты» номинациясендә «Руссия Милли Олимпы» премияләре (2001, 2004) лауреаты. 2004 елда «Россия Милли Олимпы» бүләгенең «Батырлык һәм намус өчен» ордены иясе. 2001 елның июнендә ЮНЕСКО-ның генераль директоры Коитиро Мацуура М. Шәймиевкә мәдәни-тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медаль тапшырды. 2004 елның февралендә Президент икенче дәрәҗә «Ахьдз-апша» ордены белән бүләкләнде. 2005 елның мартында Россия Федерациясе һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткән өчен диплом һәм «Россия — ЮНЕСКО»-ның истәлекле медале белән бүләкләнде. 2005 елның июнендә I дәрәҗәле «Әл-Фәхр» мактау ордены белән бүләкләнде. 2005 елның июлендә — рус православие чиркәвенең I дәрәҗәле «Изге» Сергий Радонежский ордены белән бүләкләнде. Казакъстан Беренче Президентының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе лауреаты (2005). 2005 елда «Руссияне олылыйк» Минин һәм Пожарский ордены. 2007 ел өчен Король Фейсал исемендәге халыкара премиясе лауреаты. 2008 елда Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Олимпия ордены белән бүләкләнде. Казан шәһәренең Мактаулы гражданы (2005), Алтай Республикасының Мактаулы гражданы (2007). 2024 ― Рус Православие Чиркәвенең «» юбилей медале. 2024 ― Татарстан мөфтиятенең югары бүләге ― Шиһабетдин Мәрҗани ордены ― мөселман өммәте алдында зур хезмәтләре өченШаймиев награжден высшей наградой муфтията и юбилейной медалью РПЦ. ИА «Татар-информ», 20.01.2024.
Сәяси эш
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Президентның рәсми сайты Шәймиев биографиясе
Шулай ук карагыз Шәрип Шәймиев музей-йорты (Әнәк) Бабайда кунакта (парк)
Төркем:Татарстан президентлары Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре Төркем:КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатипләре Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары Төркем:Казанның шәрәфле ватандашлары Төркем:СБКФ ҮК әгъзалары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Минтимер Шәймиев Төркем:Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреатлары Төркем:Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманнары Төркем:Изге апостол Андрей Первозванный ордены (Россия Федерациясе) кавалерлары