Небра́ска () — АКШның Төньяк-Көнбатыш Мәркәзе регионында (West North Central States) урнашкан штат. Халык саны — 1,7 млн кеше (2000). Этник состав: алманнар — 38,6 %, ирландлар — 12,4 %, инглизләр — 9,6 %, шведлар — 4,9 %, чехлар — 4,9 %.

Штатның башкаласы — Линкольн (Lincoln), шулай ук Омаха (Omaha) дигән зур шәһәр бар.

Небраска мәйданы 200,5 мең км²-ны тәшкил итә. Төньякта штат Көньяк Дакота, көнбатышта Колорадо һәм Вайоминг, көньякта Канзас, көнчыгышта Айова һәм Миссури белән чиктәш.

Сылтамалар Рәсми сайт

*