Ерткыч кошлар — очуда ау белән тукланучы кошлар. Алар яхшы күрү, корбанны тотып алу яки үтерү өчен яраклы зур тырнаклар һәм томшыкка ия булалар.

Көндезге ерткыч кошлар күпчелеге лачынсыманнар (Falconiformes) отрядына керәләр: карчыга кошлар (Accipitridae) балыкчы карчыга кошлар (Pandionidae) катип кошлар (Sagittariidae) лачын кошлар (Falconidae) америка грифлары (Cathartidae)

Төнге ерткыч кошлар ябалаксыманнар (Strigiformes) отрядына керәләр: ябалак кошлар (Strigidae) чырылдавык ябалак кошлар (Tytonidae)

Ерткычларча яшәү рәвешен шулай ук сорокопутлар, кеа, марабу, карга кошлар (козгын, ала карга, саескан, чәүкә), поморниклар алып бара.

Төркем:Кошлар Төркем:Ерткычлар