Обь буе аты — төньяк урман атлары тибындагы атлар токымы, Көнбатыш Себер тигезлегендә, Хант-Манси округында киң таралган.
Тарихы Обь буе ханты-манси автономияле округының җирле халыклары арасында таралган ат токымыÉlise Rousseau, Yann Le Bris, Teresa Lavender Fagan (2017). Horses of the World. Princeton: Princeton University Press. ISBN 9780691167206.. Элек остяк-вогул аты дип аталган, бу атамасы Остяк-Вогул милли округы округының элеккеге исеменнән килеп чыккан.Breed data sheet: Priobskaya/Russian Federation. Domestic Animal Diversity Information System of the Food and Agriculture Organization of the United Nations. Accessed June 2015. Нарым краенда ул шулай ук җирле халыкта нарым аты (нарымка), ә манси һәм хантларда ат вогулка буларак билгеле булган.
Обь буе (вогул) атларын беренче тикшерүләр Совет хакимиятенең беренче дистә елларында үткәрелгән. 1930 елларда атларның абориген токымнарын халык хуҗалыгында куллану мөмкинлекләрен өйрәнү максатыннан Бөтенсоюз программасы кысаларында Остяк-Вогул милли округына М. И. Рогалевич җитәкчелегендәге Бөтенсоюз атчылык институты (ВНИИК) экспедициясе килә.
Традицион рәвештә обь буе атлары авыл хуҗалыгында, урман хуҗалыгында һәм йөк аты сыйфатында кулланылганValerie Porter, Lawrence Alderson, Stephen J.G. Hall, D. Phillip Sponenberg (2016). Mason's World Encyclopedia of Livestock Breeds and Breeding (sixth edition). Wallingford: CABI. ..
Егерменче гасырда, совет режимы вакытында, аны эстон аборигеннары белән катнаштыру өчен кулланганнарN.G. Dmitriev, L.K. Ernst (1989). Animal genetic resources of the USSR. FAO animal production and health paper 65. Rome: Food and Agriculture Organization of the United Nations.ISBN9251025827. Archived 13 November 2009. Also available here, archived 29 September 2017..
Хәзерге торышы Обь буе атының хәзерге торышын өйрәнү өстендә эш Ханты-Мансийск, Октябрскиое, Кондинское, Белоярский һәм Березовский районнары территориясендә алып барыла. Токымның төп үрчетү урыннары булып Белогорье һәм Цингали, Шеркалы, Тугияны торак пунктлары тора.
Әдәбият
Афанасьев, С. В., Ляхов, В. Н. «Альбом пород лошадей СССР». Москва-Ленинград, Сельхозгиз, 1953 г. стр. 130—131
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Ат токымнары Төркем:Россия ат токымнары