«Крокус Сити Холлда» булган террористик һөҗүм — массакүләм атышлар һәм шартлаулар белән бергә булган террористик акт, һөҗүм 2024 елның 22 мартында, Мәскәү вакыты белән сәгать 20.00-да, Красногорскның Крокус Сити Холл концертлар залында булган. Дүрт һөҗүмче бинадагы кешеләргә ут ача, ким дигәндә 150 кеше үтерелә (шул исәптән өч бала) һәм 145-тән артык кеше яралана. Һөҗүм вакытында зал бинасы да яндырыла. Ике шартлау ишетелә. Россия Тышкы эшләр министрлыгы бу вакыйганы террор һөҗүме дип атый.
Бу һөҗүм соңгы, 20 елда Бесландагы террористик һөҗүмнән кала, Россиядә иң зур террористик һөҗүм була . 24 март Россиядә милли матәм көне дип игълан ителә.
Ислам дәүләте халыкара террористик оешмасының әфган бүлеге — Вилайат Хорасан террор һөҗүме өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.
Һөҗүмдә катнашкан террористларның төгәл саны рәсми рәвештә билгеле түгел, ләкин беренчел мәгълүматларга караганда, биш булырга мөмкин, бәлкем күбрәк тә булгандыр . Мәгълүм булганча, 11 кеше кулга алынган, шул исәптән дүрт террорист.
Искәрмәләр
Төркем:Россиядә күпләп кеше үтерүләр