Бүрекле тургай (, ) — чыпчыксыманнар отрядыннан, тургай кошлар (Alaudidae) семьялыгына керүче сайрар кошлар төре. Сирәк кенә Казан әйләнә-тирәсендә очрый.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/turgaj-koshlar Онлайн — энциклопедия Tatarica
Тасвирлама Чыпчыклардан бераз зуррак. Күмәкләшеп җир өстендә йөриләр. Башлыча җирдә сайрый. Башында очлаеп торучы зур гына көрән бүреге бар. Сырт ягы соргылт-көрән, ак һәм кара таплар белән чуарланган. Түше көрән тимгелле, соргылт җирән, корсагы ак. Койрыгының ике ягыннан ак буй үтә. Сабан тургаеннан бүреге булу белән аерылып тора.
Тавышы Тавыш моңлы, ягымлы гына: «ири-тири-рриә» һәм тонык: «жүйт». Сайравы сабан тургаена охшаш. Әмма бик яңгыравыклы түгел.
Яшәү рәвеше Авыл тирәсендәге ачык урыннарда яши. Бөҗәкләр, үлән орлыклары белән туклана. Утырак кош. Сирәк очрый. Оясын җирдә кора. 3 — 5 данә соргылт ак йомырка сала.
Галерея
Әдәбият
Э. Ф. Ишбирҙин. Башҡортостан ҡоштары китабы. Өфө,1986 йыл. ИБ № 3478 28.693.35 И 90 Hans-Günther Bauer, Einhard Bezzel und Wolfgang Fiedler (Hrsg): Das Kompendium der Vögel Mitteleuropas: Alles über Biologie, Gefährdung und Schutz. Band 2: Passeriformes — Sperlingsvögel, Aula-Verlag Wiebelsheim, Wiesbaden 2005, ISBN 3-89104-648-0
Моны да карагыз Тургай кошлар Төркем:Кошлар Төркем:Куркыныч янамаган төрләр
Искәрмәләр
Төркем:Зоология Төркем:Умырткалылар Төркем:Әлифба буенча хайваннар