Нечкә сабак, яки Келерия ( ) - кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. Яфраклары нечкә кыяксыман. 2-5 чәчәктән торган башаксыман себеркәч төркемнәренә җыелган чәчәкләре бар. Терлек азыгы. "Нечкә сабак" дип халыкта шулай ук тагын берничә кыяклы үсемлекне атыйлар. (йонча, солыча, кырчыл).

Таралуы 50 гә якын төре билгеле, ике ярымшарның да тропиктан тыш поясларында һәм тропикларның биек тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Делявин нечкә сабагы (K. delavignei), күгелҗем нечкә сабак (K. glauca) ара-тирә барлык районнарда очрыйлар; кикрикле нечкә сабак (K. cristata) – Кама аръягында; зур нечкә сабак (K. grandis), каты яфраклы нечкә сабак (K. sclerophylla) һәм ком нечкә сабагы (K. sabuletorum) – республика өчен сирәк төрләр. Нарат урманнарында, далаланган комлы сөзәклекләрдә, ачылган известьташларда, су баса торган болыннарда, урман буйларында үсәләр.

Ботаник тасвирлау

20-80 см биеклектәге үсемлекләр тыгыз кәсләр барлыкка китерәләр. Көпшә сабаклы, буынтыклы. Яфраклары – күгелҗем-яшел төстәге тар кыяк. Күп санлы башакчыклары кыска сапларда урнашкан, 2-5 чәчәкле, тар куе башаксыман себеркәчтә. Җимеше – бөртекчә. Май-июльдә чәчәк аталар. Июль-августта җимешләре өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Куллану

Яшь үсемлекләр терлек азыгы булып тора.

Күгелҗем нечкә сабак комнарны ныгыта.

Каты яфраклы нечкә сабак ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/nechk-sabak Онлайн - энциклопедия Tatarica

Таксономия

Искәрмәләр

Әдәбият

Гончаров Н. Ф. Род 153. Тонконог, келерия — Koeleria Pers. // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — Л. : Изд-во АН СССР, 1934. — Т. 2 / ред. тома Р. Ю. Рожевиц, Б. К. Шишкин. — С. 320—337. — 778, XXXIII с. — 5175 экз.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Кешеләр хөрмәтенә аталган үсемлекләр таксоннары Төркем:Кыяклылар Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр