Карл Пётр улы Беггров (Карл Иохим Беггров, немец телендә: Karl Joachim Beggrow; 1799—1875) — немец килеп чыгышлы рус графигы, литограф һәм акварелист; младший брат гравёр Иван Беггровның энесе, живописец-маринист Александр Беггровның әтисе. 1832 елдан бирле Император художестволар Академиясенең академигы. Тәрҗемәи хәле Ригада 1799 елның 15 (26 февралендә) Петер-Иоахим Беггров (1752—1818) гаиләсендә туган. Белемен Петербург художестволар академиясендә алган, анда 1818 елдан 1821 елга кадәр Максим Воробьёвта укыган. Укуын тәмамлагач Беггров башка рәссамнарның эшләрен ташка күчергән. “Санкт-Петербург һәм әйләнә-тирәләр” литографияләр тупланмасын чыгарган. Киләсе елларда Кышкы сарайда эшләп императорлар Александр I һәм Николай I портретларын барлыкка китергән. 1832 елда Карл Беггров перспектив живопись академигы дәрәҗәсен казанган. 1875 елның 12 (24) февралендә Санкт-Петербургта үлгән. Смоленск лютеран зиратында күмелгән; кабере сакланып калмаган.
Әсәрләре Пётр I-гә һәйкәл. Сенат мәйданы. Литография. 1824 ел Фонтанка (XIX гасырның беренче яртысы). Литография, 1825 Авыл пейзажы (XIX гасырның беренче яртысы). Литография, 1825 «Каспий һәм Кара диңгез арасында торучы халыклар» гравюралар сериясе Ф. Глинка портеры А. Востоков портреты Святитель һәм могъҗиза кылучы Митрофан Воронежский портреты
Гаиләсе Өч улы булган: Александр (1841—1914), живописец-маринист, акварелист, академик һәм Император художестволар Академиясенең шәрәфле әгъзасы Константин (1846—1912), подполковник Михаил (1848—1889)
К. П. Бегровның энесе — Иван Иван улы Беггров (1828—1888), Россиядә беренче типография буявы заводының нигезләүчесе.
Искәрмәләр
Әдәбият
— S. 37.
Сылтамалар Профиль К. П. Беггрова на официальном сайте Российской академии художеств Энциклопедия живописи и графики. Карл Беггров Төркем:Рәссамнар