Камилла Зөлкәрнәева, Камилла Салават кызы Зөлкәрнәева (2021 елга кадәр Елисеева, 1998 ел, РФ, ТР, Тукай районы, Круглое Поле) ― спортчы (ирекле көрәш, билбаулы көрәш), Россиянең атказанган спорт мастеры (2020), билбаулы көрәш буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы, Бөтендөнья күчмәләр уеннарының ике тапкыр чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры (2017).
Тәрҗемәи хәле
1998 елда Татарстанның Тукай районы Яр Чаллы янындагы Круглое Поле бистәсендә туган.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында укыган НГПУ - кузница чемпионов мирового уровня!. 2017 елда Уфага күчкән. Уфада аграр университетның агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган.
Спортта уңышлары Тукай районы балалар-яшүсмерләр-спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Камилла Елисеева будет защищать честь России в чемпионате мира по борьбе. Муниципальное бюджетное учреждение «Спортивная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан. Башта ирекле көрәш белән шөгыльләнгән, аннан билбаулы көрәшкә күчкән. Беренче тренер-укытучысы ― Рафаэль Илгиз улы Гыйззәтуллин, Уфага күчкәч тренеры ― Рөстәм Илһам улы Зиякаев («Батыр» спорт мәктәбе).
2014 ― 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге (Теләче, Татарстан) ― алтын медаль (1 урын)Круглое Поле кызы Камилла Елисеева – билбаулы көрәштә дөнья чемпионы. Татар-информ, 30.12.2014.
2016 ― Күчмәләрнең Икенче Бөтендөнья (Чолпон-Ата, Кыргызстан Республикасы) ― алыш буенча 55 кг га кадәр авырлык категориясендә ике тапкыр чемпион (ирекле стильдә финалда Эквадордан Луиза Мелендесны, классик стильдә Азәрбайҗан спортчысын җиңгән, җиңүченең призы 100 000 сом)Александр Медведев. Весомый вклад татарстанцев. РТ Онлайн, 09.09.2016.
2016 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Владикавказ, Төньяк Осетия) ― 52 кг авырлык категориясендә 2нче урын (финалда Яр Чаллыдан спорт мастеры З. Ш. Әхмәдовага җиңелгән) Камилла Елисеева одержала победу на чемпионате России. Sports Kids, 27.09.2016.
2016 ― билбау көрәше буенча XIV дөнья чемпионаты һәм «Горэш» төрекмән милли көрәше буенча III дөнья чемпионаты (Яр Чаллы шәһәре, Татарстан) ― ирекле стильдә 52 кг авырлык категориясендә 1нче урынАртур Мухин. В Набережных Челнах определились победители чемпионатов мира по борьбе на поясах и борьбе гореш. Министерство спорта Республики Татарстан, 1.11.2016.
2017 ― яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге (Воронеж) ― 52 кг авырлык категориясендә алтын медаль (1 урын).
2017 ― яшүсмерләр арасында буенча Россия беренчелеге (Смоленск) ― 55 кг га кадәр авырлык категориясендә 3нче урын.
2018 ― 18-20 яшьлекләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге (Астана, Казакъстан) ― ирекле стиль белән 52 килограммга кадәр авырлыкта алтын медаль (1 урын)Представители Башкирии завоевали медали первенства мира по борьбе на поясах. МК Уфа, 21.12.2018.
2019 ― билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы (Вильнюс шәһәре, Литва) ― алтын медальБашкорт көрәшчеләре булдырды. Мәдәни Җомга, 21.08.2019.
2021 ― билбаулы көрәш буенча XIX дөнья чемпионаты («Ак Барс» көрәш сарае, Казан шәһәре) ― 58 кг авырлык категориясендә алтын медаль (1 урын)Успех борцов на поясах Башкортостана. Спорт и ЗОЖ ВКонтакте, 1.11.2021.
2021 ― билбаулы көрәш буенча Россия кубогы (Мәскәү) ― 58 кг авырлык категориясендә 1нче урынС победой из Москвы. bsau.ru, 25.04.2021.
Бүләкләре, мактаулы исемәре 2017 ― Билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры ― Россия Спорт министрлыгының 2017 елның 06 мартындагы 30 нг номерлы боерыгы Поздравляем с присвоением почетного звания «Мастер спорта России международного класса». Федерация борьбы на поясах Республики ТатарстанПриказ Министерства спорта РФ от 17.10.2016 г. № 155-нг . Наградные приказы Министерства спорта РоссииМолодец, Камилла Салаватовна! Тукаевский муниципальный район, 10.04.2017 2020 ― Билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры 2020 ― Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хаты ― спорт эшчәнлегендәге уңышлары өчен Камилла Елисеева награждена Благодарственным письмом Главы Башкортостана. Советский район Уфа в Одноклассниках, 6.02.2020
Шәхси тормышы Кияүдә. Ире Артур Зөлкәрнәев (Кыйгы районы Арыслан авылыннан), спортчы һәм тренер, билбау көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган спорт мастеры (яраткан кызына дөнья чемпионатында тәкъдим ясаган Йылдың иң романтик ваҡиғаһы. «Йәшлек», 12.12.2020). 2021 елда никах укытканнар. Кызлары Аиша (2022)Лилия Йосыпова. «Командадан командага күчеп йөрмим». «Ирек мәйданы», 7.11.2024, № 44(736), 10нчы бит.
Искәрмәләр
Сылтамалар НГПУ - кузница чемпионов мирового уровня! YouTube видео, 2:07
Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Башкортстан көрәшчеләре Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Көрәш буенча атказанган спорт осталары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Россиянең спорт мастерлары Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар