Рәис Гыйльфанов, Рәис Михаил (?) улы Гыйльфанов (Раис Михайлович Гильфанов; 1966 елның 1 сентябре, СССР, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Прокопьевск) ― муниципаль хезмәткәр, Кемерово өлкәсе Краснобродский (2019―2022), Полысаево (2022―2023) шәһәр округлары башлыгы.

Тәрҗемәи хәле 1966 елның 1 сентябрендә Прокопьевскида туганАлександр Левчук. Кто мэр Полысаево, глава города Полысаево. НГС42.ру, 1.09.2023. Новокузнецкида С. Орджоникидзе исемендәге Себер дәүләт металлургия институтын (1998 елдан ) һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград юридик тәмамлаганИгорь Епифанцев. Мэр Полысаево Раис Гильфанов задержан по подозрению в посредничестве в даче взятки. НГС42.ру, 12.09.2023.

Хезмәт юлы 1987―1990 елларда «Прокопьевскуголь» компаниясенең тимер юл бүлекчәсендә эшләгән.

1990 елдан 2007 елга кадәр эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт иткән.

2007―2016 елларда ― башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары, 2016―2018 елларда ― беренче урынбасары.

2019 елдан 2022 елга кадәр Краснобродский районы башлыгы вазыйфасын биләгән.

2022 елның декабрендә, 1993 елдан (29 ел) Полысаево шәһәр башлыгы булган Валерий Зыков вазыйфасыннан киткәннән соң Мэр кузбасского города ушел в отставку. VSE42.RU - информационный сайт Кузбасса, 6.12.2022, халык депутатлары советының бертавыштан кабул ителгән карары белән 2023 елның 13 гыйнварыннан Полысаево шәһәр округы башлыгы итеп сайланган Экс-силовик стал новым главой кузбасского города. VSE42.RU - информационный сайт Кузбасса, 12.01.2023.

2023 елның 31 августында, «сәламәтлеге какшау сәбәпле», үз ихтыяры белән шәһәр округы башлыгы вазыйфасыннан киткән.

Тоткарлану 2023 елның 12 сентябрендә, вазыйфаи зат буларак, җинаятьчел эшчәнлектә (зур суммада ришвәт алуда (РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсе 6 өлеше) һәм шулай ук зур күләмдә мошенниклык кылуда (РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 3 өлеше)) гаепләнеп, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Кемерово өлкәсе — Кузбасс буенча УФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Тикшерү версиясе буенча, ул Краснобродский шәһәр округы башлыгы постында эшләгәндә үк җинаятьләр кыла башлаган. Шәһәрнең элеккеге башлыгына зур күләмдә ришвәтчелектә арадашчылык итү маддәсе буенча гаепләү белдерелгән (Җинаять кодексының 291.1 маддәсе 3нче өлеше "б" пункты).

Шәхси тормышы , авылы «Сәҗдә» мөселман дини оешмасы (мәхәллә) әгъзасы булган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Себер индустриаль университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград академиясен тәмамлаучылар Төркем:Мэрлар Төркем:Россия шәһәрләре башлыклары Төркем:Шәхесләр:Полысаево Төркем:Кемерово өлкәсе татарлары