Евгений Варакин, Евгений Анатольевич Варакин (; 1975 елның 21 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― хуҗалык-хөкүмәт эшлеклесе, 2024 елның сентябреннән Татарстанның Югары Ослан муниципаль районы башлыгы, 2022―2024 елларда ― Татарстан хөкүмәте вице-премьеры.
Тәрҗемәи хәле 1975 елның 21 ноябрендә Казанда туган. Бабасы ― өч сугышта (совет-фин, Бөек Ватан, ) катнашкан офицерВерхний Услон: впереди – крутой поворот. protatarstan.ru, 9.12.2024. 2002 елда Сембер дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт юлы Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда Балтач авыл хуҗалыгы техникасы хезмәткәре булып башлаган.
2003―2006 елларда ― Казанның Авиатөзелеш районы «Кадыш» ТК ТКХ башлыгы, торак фондының техник торышын контрольдә тоту бүлеге башлыгы, торак фондына техник хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт буенча башлык урынбасары, ТКХ МУП башлыгы.
2006―2010 елларда ― Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы урынбасары.
2010―2011 елларда ― Казан башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе башлыгы урынбасары, беренче урынбасары.
2011―2016 елларда ― Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары, беренче урынбасары.
2016 елдан ― Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.
2021―2022 елларда «Иске шәһәр» префектурасы территориясе префектыДмитрий Катаргин, Вероника Ваганова, Иван Скрябин. «На острие иглы: очень много работы, нужен опыт, авторитет и желание». Бизнес-Онлайн, 9.03.2021.
2022―2024 елларда ― Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Указ Президента РТ № УП-662 от 23.09.2022. Луганск өлкәсенең, кайбер бәяләүләр буенча 60 процентка кадәр җимерелгән Лисичанск һәм Рубежное фронт яны шәһәрләрен торгызуны җитәкләгәнТатарстан взял шефство над Лисичанском и назначил куратора для этой территории. kazanfirst.ru, 24.09.2022. Аның җитәкчелегендә су белән тәэмин итү, җылыту системаларын торгызу эшләре актив бара, күп кенә Лисичанск һәм Рубежное кешеләренең йортларына электр уты кайтарыла һ.б. эшләр эшләнеләГлава с позывным «Татарин»: Евгению Варакину после «вахты» в зоне СВО доверили Верхний Услон. БИЗНЕС Online, 14.06.2024.
2024 елның июнендә Татарстанның Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән, июльдән – башкарма комитет җитәкчесе.
2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасының Югары Ослан районы башлыгы итеп сайланганЕвгений Варакин. Биография. Татар-информ.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2006 ― Татарстан Республикасы премьер-министры Рәхмәте 2009 ― Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау Грамотасы 2012 ― III дәрәҗә «Казанга намуслы хезмәте өчен» мактау билгесе 2018 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2018 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте 2024 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өченЕвгений Варакин возглавит Верхнеуслонский район. Сайт Дрожжаное, Вконтакте, 14.06.2024Признание заслуг. «Республика Татарстан», 18.06. 2024
Шәхси тормышы ГаиләлеНусрет Муфталиев. Евгений Варакин: «Наш район перспективный, просто надо много работать». «Волжская новь», 20.12.2024. Футбол белән шөгыльләнә. Казан шәһәре чемпионатында «Технолог» командасы администраторы буларак катнашаВаракин Евгений - официальный представитель команды. Федерация футбола города Казани.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Татьяна Вафина. Югары Ослан: Ярларыңа кага биек дулкын. «Татарстан», 2024 ел, №12. – Б.4-9.
Сылтамалар Варакин Евгений Анатольевич. realnoevremya.ru Варакин Евгений Анатольевич. Татцентр.ру
Төркем:Татарстан муниципалитетларының гамәлдәге җитәкчеләре Төркем:Район башлыклары Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Сембер дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Россиянең 2022 елгы Украина хәрби чаралары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр