Марче́лло Баччаре́лли, Баччьярелли (итальян телендә: Marcello Bacciarelli; 1731 елның 16 феврале, Рим, Папа өлкәсе — 1818 елның 5 январе, Варшава, Польша Патшалыгы, Россия империясе) — Италия; . һәм Польша живописецы, портретист, Речи Посполитаяның соңгы монархы Станислав Август Понятовскийның сарай яны рәссамы. Тормышы һәм иҗаты Баччарелли Римда живопись өйрәнгән, аннан соң Германиядә торган. Үзенең беренче заказларын Дрезденда Саксония короле Фридрих I Август сарае яны өчен башкарган. 1756 елда рәссам Варшавага зиярәт кылган, анда Польшаның киләчәк короле Станислав Август Понятовский белән танышкан. 1764 елда ул Венага килә, анда императрица Мария Терезия белән таныша һәм ул шулай ук портрет живописе белән шөгыльләнә. 1766 елдан бирле рәссам даими рәвештә Польшада тора. 1768 елда Польша дворянлыгына кабул ителә һәм тугъра бүләк ителә. 1776 елдан 1785 елга кадәр Баччарелли Варшавада Король сараенда художество остаханәсен барлыкка китерә. Баччареллиның хәзер шул сарайда булган картиналары шул чорда ясалган. Сарайның Рыцарь залында һәм Мәрмәр бүлмәсендә булган картиналарның авторлыгы шулай ук аңа карый. 1816 елда оста Польша Король университетының профессор шәрәфле дәрәҗәсе бирелә. М. Баччарелли шулай ук Дрезден, Вена һәм Берлинның нәфис сәнгать Академиясенең шәрәфле әгъзасы булган. Варшавада ул рәт поляк өйрәнчек: Юзеф Косиньский, Юзеф Рейхан, Антони Альбертранди һәм башкалар әзерли. 1766 елда Баччарелли король Станислав Август фәрманы буенча Варшавада нәфис сәнгать Академиясен булдыру проектын, аның структурасын һәм өйрәнү программасын эшләгән.

Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият

Очерки жизни и творчества

Словари и энциклопедии

Төркем:Рәссамнар