Антон (Антонио) Доменико Габбиани (итальян телендә: Anton Domenico Gabbiani; 1652 елның 13 феврале, Флоренция —1726 елның 22 ноябре, Флоренция) — итальян живописецы һәм рәссам-декоратор, соң барокко чорының сарайлары һәм чиркәүләре интерьерлары оформлениесе остасы. Рәссамның иҗатына живописецлар Пьетро да Кортона һәм Карло Маратта йогынты ясаган. Габбиани аларның дәвамчысы булган шуңа күрә аны Кортона дәвамчылары «Cortoneschi»ларның берсе дип атаганнар Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899 . Тәрҗемәи хәле Габбиани рәсем һәм живописьне Флоренциядә Юстус Сустерманстан өйрәнгән, аннан соң Винченцо Дандини остаханәсендә эшләгән. 1673 елның маенда Антонио Габбиани Римга күчкән, анда мәшһүр Джованни Лоренцо Бернининың хезмәттәше сынчы Эрколе Феррата остаханәсенә өйрәнчек итеп кергән. Эрколе Феррата остаханәсен “Феррата Академиясе” дип атаганнар. Габбиани анда Чиро Ферри җитәкчелеге астында шөгыльләнгән һәм Римда Флоренция өйрәнчекләре арасында иң яхшысы дип саналган. 1678-1679 елларда Антонио Габбиани Венециягә сәфәр кылган, анда Себастьяно Бомбелли остаханәсендә эшләгән. 1680 елда ул Флоренциягә кайткан, Медичи йорты сарай яндагыларның портретларын, бөек герцог Козимо III Медичи улы бөек Тоскана принцы Фердинандо патронаты астында чиркәүләрдә һәм шәхси йортларда фрескалар ясаган. Фердинандо Медичи шәхесендә Габиани йогынты ясаучы яклаучыны тапкан Anton Domenico Gabbiani. The Rockwell Center . Ул яклаучысының музыкантлар тирәсендә портретын ясаган (як. 1685, Палаццо Питти). Поджо-а-Кайанода Медичи вилласының залларының берсенең түшәмендә «Карт Козимо Апофеозы» (Apoteosi di Cosimo il Vecchio, 1698) фрескасын иҗат иткән. Рәссамның иртә эшләре арасында иң әһәмиятлеләрнең берсе Флоренциядә Санти-Апостоли базиликасы өчен “Изге Франсис де Саль Данда” росписе (1685) булган. Бу әсәрдә Рим бароккосы остасы Карло Маратта йогынтысы күренә. 1684 елда Габбиани Флоренция Палаццо Питтисы өчен “Благовещение” фрескасын ясаган. Фердинандо Медичи өчен ясалган картиналарның берсе аның кыз туганы Анна Мария Луиза Медичи портреты булган (1685, Палаццо Питти). Бу чорда Габбиани шулай ук “Өч музыкант һәм Фердинандо” (Флоренция, Палаццо Питти) портрет төркемен һәм “Сарай яны музыкантлары төркеме”н (1685—1690, Флоренция, Уффици) ясаган. Флоренциядә Палаццо Корсини аль Парионе интерьерларын оформлять иткән. Габбианиның шедевры булып аның Палаццо Питти Боболи Бакчаларында, беренче чиратта «Sala Meridiana»да Палаццина (кече сарай) түшәмендә фрескалар санала. Композиция сәнгать һәм фән бәйләнешенә багышланган. “Меридиана залы”ның атамасы сарайның кебек үк Габбиани аңа меридиан сызыгын (идәндә һәм диварда тимер тасма) керткәнгә күрә, аның ярдәмендә төш вакытында түшәм тишеге аша Кояш нурының төшү урынын билгеләп вакытны белеп булган. Хәзер ул тишек ябык. Alessandro Serafini, GABBIANI, Anton Domenico // Dizionario biografico degli italiani, vol. LI. Roma. Istituto dell’Enciclopedia Italiana, 1998 . Соңгы әсәр – Виа деи Пуччи урамында, Флоренциядә Палаццо Инконтри залы плафонында ясалган “Ходайлар сые” фрескасы. Бу эшне башкарганда рәссам төзелеш урманнарыннан егылып үлгән. Антонио Габбианиның күмелүе һәм эпитафиясе Сан-Феличе чиркәвендә Палаццо Питтидан ике адымда урнашкан. Антонио Габбиани өйрәнчекләре арасында Бенедетто Лути, Томмазо Реди, Игнацио Хагфорд һәм башкалар булган.

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар Антон Доменико Габбиани Төркем:Рәссамнар