Нәҗип Гайнуллин, Нәҗип Сәмигулла улы Гайнуллин (Назиб (Нажиб) Самигуллович Гайнуллин; 1912 елның (15) мае, РИ, Чиләбе губернасы, Троицк ― 1969 елның 14 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― татар совет драма актеры, режиссёр, Татар академия театрының әйдәп баручы актерларының берсе. Бөтенсоюз театр җәмгыятенең (ВТО) Татарстан бүлеге идарәсе рәисе (1952―1963). Татарстан АССР атказанган (1945) һәм халык (1950), РСФСР (1957) артисты.

Тәрҗемәи хәле 1912 елның 2 (15) маенда Гайнуллин Нажиб Самигуллович. istoriya-teatra.ru Чиләбе губернасының Троицк шәһәрендә татар гаиләсендә туган. 1936 елда Казанда Татар Сәнгатьләр техникумының театр бүлеген тәмамлаган һәм Татар академия театрына кабул ителгәнИльтани Илялова. Гайнуллин Назиб Самигуллович (1912—1969). Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. Казань: Татарское книжное издательство, 2005.

Бөек Ватан сугышы вакытында театр коллективы дистәләгән яңа куелышлар әзерләгән. Театр бинасын госпитальгә бирәләр, камаллылар Качалов театры бинасында эшли башлыйлар. Сугыш вакытында театрның күп кенә актерлары концерт бригадаларында катнаша – фронтта һәм госпитальләрдә чыгыш ясый.

1958—1963 елларда театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры булып эшләгән. Фәйзинең «Рәүфә» (1957), Островскийның һәм (; 1950) спектакльләрен куйган. Театрның сәнгать җитәкчесе сыйфатындагы эшчәнлеге театрда Х. Вахит, А. Гыйләҗев, И. Юзеев, Ю. Әминов кебек драматургларның әсәрләре куелуы белән бәйле И. И. Илялова. Гайнуллин Нәҗип Сәмигулла улы. Татарская энциклопедия TATARICA.

1969 елның 14 июлендә вафат. Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгәнЗаслуженный артист РСФСР, актер Назиб Самигуллович Гайнуллин 1912-1969, могилы известных людей. Казань, улица Юл Урам. Яндекс Карты.

Иҗаты Үткен характерлы, динамик образлар тудырган. Үзен киң иҗат диапазонлы зур талант иясе буларак таныткан, психологик пландагы рольләрне дә, шулай ук ачык гротесклы (көлкеле) рольләрне дә бертигез дәрәҗәдә уңышлы иҗат иткән. Уйнаган рольләре Җиһанша ― К. Тинчурин «Зәңгәр шәл», Бәдри ― М. Фәйзи «Галиябану», Галиәскар Камал ― Ә. Фәйзи «Тукай», Насыйри ― М. Гали һәм Х. Уразиков «Каюм Насыйри», Уразмәтов ― («Хәерле юл», Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романы буенча), Шмага ― А. Островский «Гаепсездән гаеплеләр», Городничий ― Н. Гоголь «Ревизор», Меркуцио ― У. Шекспир «Ромео һәм Джульетта», Хәмзә бай ― Г. Камал «Беренче театр», Җиһангир ― Н. Исәнбәт «Хуҗа Насретдин», Әҗмәгол ― М. Кәрим «Кыз урлау», Ленин ― «Мылтыклы кеше», Хәйруш ― А. Гыйләҗев, А. Яхин «Шамил Усманов» һ. б.Гайнуллин Назиб Самигуллович. tatpressa.ru

Фильмография 1959 ― (Хмурый Вангур; режиссёр , Свердловск , 1959) ― карт манси Михаил, юл күрсәтүчеНазиб Гайнуллин. Вокруг ТВНазиб Гайнуллин: фильмы. Кинопоиск 1961 ― «Беренче театр» (режиссёр Р. Сакаев, Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасы (1908) буенча, Камал театры, 1961) ― Хәмзә бай Беренче театр/Первое представление татарча спектакль. Татарские фильмы-онлайн.

Җәмәгать эшчәнлеге Яшь актер чагында ук Нәҗип Гайнуллин Бөтенсоюз театр җәмгыятенең (ВТО) Татарстан бүлеге (1988 елдан Татарстан АССР Театр эшлеклеләре берлеге) эшендә актив катнашкан, берничә мәртәбә аның идарәсе әгъзасы итеп сайланган. 1952 елда Хәлил Әбҗәлиловтан соң бүлекнең идарә рәисе итеп сайланган. Бүлек актерларга ярдәм итү һәм аларга матди ярдәм күрсәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән Дом актера празднует юбилей. Министерство культуры Республики Татарстан, 7.04.2008, сәхнә хезмәткәрләренең көнкүрешен һәм ял итү шартларын яхшырту турында кайгырткан. Мәсәлән, Нәҗип Сәмигулла улы җирле хакимиятләр алдында Иделдә җәйге ял базасы өчен участок бүлеп бирүне сорый, һәм 1961 елда ул Кордонда, башта палаткалы шәһәрчек буларак ачыла Из стенограммы V конференции Татарского отделения Всероссийского театрального общества.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1945 ― Татарстан АССР атказанган артисты ― сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен һәм Татарстан АССР оешуның 25 еллыгы уңаеннан Указ Президиума Верховного Совета Татарской АССР 29 июня 1945 г. 1950 ― Татарстан АССР халык артисты 1957 ― РСФСР атказанган артисты

Шәхси тормышы РСФСР халык артисткасы Вера Минкинаның икенче ире булган Назиб Гайнуллин - актёр, театральный деятель. Кино-Театр.Ру.

Искәрмәләр

Әдәбият Гайнуллин Нажиб Самигуллович / Театральная энциклопедия. Том 1 / Глав. ред. С. С. Мокульский - М.: Советская энциклопедия, 1961.- 1214 стб. с илл., 12 л. илл. Ильтани Илялова. Гайнуллин Назиб Самигуллович (1912—1969) / Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. Казань: Татарское книжное издательство, 2005.

Сылтамалар Назиб Гайнуллин. Председатели Союза. Союз театральных деятелей Республики Татарстан

Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Камал театры режиссёрлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән шәхесләр