Ли Ди (кытай телендә: 李迪|李迪) — кытай рәссамы.
Тормышы һәм иҗады Ли Ди Көньяк Сун императорларында 1174—1197 елларда сарай яны рәссамы булып хезмәт иткән. Кайфында император академиясенең әгъзасы; Ханчжоуда император сәнгатьләр академиясе Юхуа юань әгъзалары булган 26 живописецның берсе булган.
Ли Ди реалистик манерада ясалган пейзажларның авторы булып тора. Ул шулай ук декоратив манерада башкарылган җимешләр, бамбук, хайван һәм кошлар сурәтләре белән мәшһүр. Аның кайбер эшләре аңа замандаш булган әсәрләргә иллюстрацияләр булып тора. Ли Ди тарафыннан иҗат ителгән картиналарны Пекин, Шанхай, Тайбэй, Токио, Бостон һ.б. иң эре художество музейларында күреп була.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият Barnhart, R. M. et al. (1997). Three thousand years of Chinese painting. New Haven, Yale University Press. ISBN 0-300-07013-6 Ci hai bian ji wei yuan hui (辞海编辑委员会). Ci hai (辞海). Shanghai: Shanghai ci shu chu ban she (上海辞书出版社), 1979.
Төркем:Рәссамнар